Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Яшевка авылыннан  Петр Лапшин яңа ферма төзи

Төзелеш Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча отылган грант акчасына алып барыла.


 

– Грантның гомуми суммасы 25 миллион сум. Аңа ферма төзергә, техника һәм 40 баш нәселле тана алырга тиешбез. Ферма 152 баш терлеккә исәпләнгән.  Эш тулысынча диярлек автоматлаштырылган, кул хезмәте минимальләштерелгән булачак, - ди ул. Бинаны сафка бастыру инде төгәлләнеп килә, нәселле таналар алу мәсьәләсе дә хәл ителә. 

Фермерның  дәүләт ярдәменнән беренче генә файдалануы түгел. 2017 елда ул “Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” конкурсында җиңеп, 3 миллион сум грант откан иде. Әлеге акчага “МТЗ-82”тракторы алды, сыерлары санын 30 башка арттырып, 46га җиткерде. Киләчәктә фермер хуҗалыгын тагын да киңәйтергә,  голштин нәселле сыерлар белән көтүне 200 башка кадәр  ишәйтергә планлаштыра. Тырыш, уйлаганны тормышка ашырырга, һәр башлаганны ахырына җиткерергә күнеккән фермер моның белән генә дә тукталып калмаска охшаган. Үсеш – күз алдында бит. Ә урман хуҗалыгында эшләүдән туктаганнан соң терлекчелек белән шөгыльләнүне ул да кечкенәдән башлый.

– Хатыным Ольга белән терлекләрне һәрвакыт тоттык. Аннан башка авыл тормышын күз алдына да китереп булмый. Башта үгезләр, аннан сыерлар санын арттырдык. 2015 елда авыл хуҗалыгына ныклап тотынырга, өстенлекне сөт җитештерүгә бирергә уйладым. Ул авыр булса да, рентабельле бизнес. Сөткә сорау зур, - ди фермер. Бу максатта башлап ферма арендалыйлар аннан аны сатып алалар. Бүген менә яңасын төзиләр. Шулай ук үз җирләре бар, бүгенге көндә аның мәйданын 350 гектарга җиткергәннәр. Шактый зур хуҗалыкны алып бару өчен Петр Николаевичка төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килә. Бүген ул кирәк икән трактор руле артына утыра, ветеринар эшен дә белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев