Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы үзәк дәваханә базасында гериатрия кабинеты ачылды

Яше 65тән узган пациентларга медицина, социаль, психологик ярдәм күрсәтүче гериатрия кабинеты ачылды район үзәк дәваханәсенең 2 номерлы поликлиникасында. “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында кабул итүнең асылы белән без дә таныштык.

Табиб-гериатр Әлфия Зыятдинова пациентларны махсус җиһазландырылган кабинетында кабул итә. Аның белдерүенчә, гериатр ярдәменә мохтаҗ әби-бабайларны участок табиблары җибәрә. Аларның күбесе психологик ярдәм сорап килә, табибка эчке кичерешләрен, зарларын сөйлиләр. Бу алар өчен мөһим. Чөнки өлкәннәрнең күбесендә картлык депрессиясе сизелә, хәтерләре дә начарая. Авыргач, элеккеге кебек йөгереп йөреп эшли алмауны да авыр кичерәләр, үзләрен кирәксез итеп хис итә башлыйлар. Мондый вакытта табибның җылы һәм кайгыртулы сүзләре дәвалый.

Әйткәнебезчә, гериатр әле социаль хезмәткәр ролен дә үти. Ул әби-бабайларның тормыш шартларын, алар белән яшәүчеләрнең ничек кайгыртулары хакында белешә. Проблемасы булса, чишәргә алына.

– Мәсәлән, әби өйдә егылган, ди. Мин алдан сәбәпләрен ачыклыйм. Ни өчен егылган? Идән тигез түгелме, аяк киеме уңайсызмы яки тотынып йөрергә тотынгычлар юкмы? Барысы хакында да белешәм, туганнары, социаль хезмәткәр белән сөйләшәм. Башка мондый хәл килеп чыкмасын өчен кирәкле чаралар күрәм, - диде гериатр.

Әлбәттә, гериатр бүлмәсенә кергән пенсионер кан басымын үлчәтмичә, авыруы хакында зарланмыйча чыкмый. Без килгән көнне дә табиб берничәсенә медицина ярдәме күрсәтте.

Алар яңа кабинетның эшләве белән канәгатьме? Буадан Вафирә Гайнуллина болай дип фикерен белдерде:

– Поликлиникага еш киләм. Бүген участок табибым гериатрга җибәрде әле. Кан басымым еш күтәрелә, аякларым да авырта, әкрен йөриләр. Башка чирләр дә борчый. Әлфия Әхмәтовна ачык йөз белән каршы алды, хәлләремне сорады. Кан басымын нормада тоту өчен күрсәтмәләр бирде, - диде ул. Киләчәктә гериатрия дәвалау бүлекчәсен ачу планлаштырыла. Моңа инде әзерләнә башладык, дип белдерде Әлфия Зыятдинова. Димәк, кадерле картларыбызның гомерен озынайту өчен тагын да күбрәк шартлар булачак.

Яман шеш – хөкем карары түгел

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының бер мөһим юнәлеше ул - онкологик авыруларга каршы көрәш тармагы. Бу уңайдан Буа районы үзәк дәваханәсе дә уңышлы эшли.

Дәваханәнең табиб-онкологы Сергей Фомин белдерүенчә, соңгы елларда яман шеш белән авыручыларга дәваханә базасында химиотерапия курслары үткәрә башладылар. Моңа кирәкле медикаментларны элек республика онкология диспансерыннан кайтарылса, быел моңа акчаны Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлеп биргән.

Әлеге процедураны үтәр өчен күрше районнардан да киләләр. Хәтта, башка регионнан кайткан пациентлар да булган. Шул рәвешле быел дәваханә базасында барлыгы 100дән күбрәк химиотерапия сеансы үткәрелгән.

Беррәттән паллиатив медицина ярдәме күрсәтелә. Ул химиотерапия сеансыннан гына гыйбарәт түгел, пациентка башка төр – авырттыруларсыз яшәүне тәэмин итүче курслар да билгеләнә. Монысын онкологлар күрсәтмәсе нигезендә участок терапевты яза.

– Бездә 1200 пациент исәптә тора. Шөкер, күпчелегенә паллиатив ярдәм күрсәтергә туры килми. Мин монда диспансерлаштыруның файдасын күрәм. Без чирнең башлангыч стадияләрдә симптомсыз узган вакытта ук белә алабыз. Шуңа күрә халыкка диспансерлаштыруга җиңел карамаска киңәш итәм, - ди Сергей Викторович.

Табиб белдерүенчә, быел диспансерлаштыру узган 46 кешедә яман шеш диагноз куелган. Барысында да диярлек авыру башлангыч стадиядә.

Сүз уңаеннан, быел Буа районында паллиатив ярдәм кабинеты эшли башлар, дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика онкология клиник диспансеры баш табибының медицина буенча урынбасары Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов хәбәр иткән.

“Бүген паллиатив медицина күрсәтү кабинетлары Балык Бистәсендә, Түбән Камада, Кама Тамагы районында эшли. Буа районында ачылу дәрәҗәсендә тора. Быел эшләтеп җибәрергә вәгъдә бирделәр”, – дип белдергән Илсур Шәймәрданов.

Әлфинур Йосыпова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев