Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районы егете армрестлингта дөнья чемпионы булды (+фото)

    Иске Суыксуда туып-үскән, бүгенге көндә Ульяновск шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек Зөфәр Таҗетдинов быел армрестлинг буенча Малайзиядә узган дөнья чемпионатында җиңде. Дөньяның төрле илләреннән 1500дән армрестлерны җыйган планетара ярышларга ул шәхси тренеры - улы Дамир белән әзерләнде. -Ярышлар юниорлар, олылар, ветераннар яшь төркемнәре арасында үтте. Яшь төркемнәрендә авырлык категорияләре буенча да...

    Иске Суыксуда туып-үскән, бүгенге көндә Ульяновск шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек Зөфәр Таҗетдинов быел армрестлинг буенча Малайзиядә узган дөнья чемпионатында җиңде. Дөньяның төрле илләреннән 1500дән армрестлерны җыйган планетара ярышларга ул шәхси тренеры - улы Дамир белән әзерләнде.
    -Ярышлар юниорлар, олылар, ветераннар яшь төркемнәре арасында үтте. Яшь төркемнәрендә авырлык категорияләре буенча да бүлделәр әле. Мин ветераннар турнирында, 40-50 яшьлекләр төркемендә катнаштым. Традиция буенча ике кулда көрәшергә язылдым. Сул кулдан башладым. Үз авырлык категориямдә алты көндәш белән очраштым. Чират буйлап - литвалыны, әрмәнне, казахны, испанны, тагын бер литвалыны буйсындырдым. Иң атаклы көндәшем испан Марка Антониа Родригес иде. Күп белгечләр алтын аныкы була, дип фаразлады. Әмма мин егетләрне барысы да бер тирә көчле дияр идем, - ди Зөфәр.
    Сул кул белән ул финалда белорус спортчысына гына бирешә. Нишлисең, өч тапкыр дөнья чемпионы. Әмма Зөфәр аның белән тигез көрәш алып бара. Бер моментта хыянәт иткән кебек терсәге шуып китмәсә, кем белә, Зөфәр Таҗетдинов икеләтә дөнья чемпионы булырга мөмкин иде. Судьялар шуннан соң аның җиңелүен таныганнар. Әмма көмеш медаль бар! Аның каравы уң кулда көрәш нәтиҗәсе якташыбызны дөнья чемпионы иткән. Аннан җиңелүчеләр ул чакта гамәлдәге чемпион булган латыш Марис Калейс, сул кулда откан белорустан да үч алган, һәм барысы да өметләр баглаган испан Родригес булган. Зөфәр аннан былтыргы "бурычын да кайтарткан" - 2014тә чемпионатның ярымфиналында Родригес аннан өстенлек алган иде.
    Сүз уңаеннан, 2013 елда Зөфәр Таҗетдинов Европада беренче, дөньяда бишенче, 2014тә Бакуда узган бәйгеләрдә Европада өченче булды, дөнья буенча беренче бишлектәге урынын саклап калды. Быел ул Европада да һәм дөньяда да беренче!


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: