Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы кешеләре еланнар янәшәсендә ничек яшиләр?

Быел еланнарның күп таралуы турында хәбәрләр еш ишетелә. Республика территориясендә яшәүче бердәнбер агулы елан - кара елан тешләү очраклары дистәдән артык. Мамадыш районында ике хатын-кыз шул сәбәпле реанимациягә дә эләккәннәр. Буада, бәхеткә, мондый хәлләр күзәтелгәне юк. Әмма бездә дә "еланлы" авыллар күп. Кара елан нигездә урман күп булган территорияләрдә яши....

Быел еланнарның күп таралуы турында хәбәрләр еш ишетелә. Республика территориясендә яшәүче бердәнбер агулы елан - кара елан тешләү очраклары дистәдән артык. Мамадыш районында ике хатын-кыз шул сәбәпле реанимациягә дә эләккәннәр. Буада, бәхеткә, мондый хәлләр күзәтелгәне юк. Әмма бездә дә "еланлы" авыллар күп.

Кара елан нигездә урман күп булган территорияләрдә яши. Мәсәлән, Алших, Теңкәш, Каенлык, Бәбки кебек авыллар тирәләрендә. Килдураз авыл җирлеге башлыгы Мансур Җамалетдинов әйтүенчә, еланнарның артуы быел гына күзәтелми. Алар бигрәк тә эссе көннәрдә "тузыналар".

- Мин Казма авылында яшим. Күптән түгел үземнең ишегалдыма тузбаш кергән иде. Килдураз, Өчмунча авылларында яшәүчеләр дә еш очравын әйтәләр. Урманга төренеп утырган, якында гына Зөя агучы Бәбкидә исә алар аеруча күп. Асфальт өстенә чыккан тузбашлар еш тапталалар да. Тузбаш чакмый һәм агулы түгел. Быел кара еланны күрүчеләр булуы турында да ишеттем. Халык безнең якта күп булган җир җиләген җыярга барганда, хәтта бакчага бәрәңге утарга чыкканда да саклык чараларын күрергә тырыша. Беренче чиратта аякларына резин итекләр кияләр. Кемнең елан корбаны буласы килсен?! - ди Мансур абый.

Бәбки авылына да шалтыратып, Шәмсия апа Вахитова белән сөйләштем. Ул да тузбашларның элек-электән күп булуын әйтте.

- Җиләккә барсак та, печән җыйсак та аяк астыннан шуып китәләр иде. Быел алар башка еллар белән чагыштырганда күп түгел кебек әле. Алдагы елларда кара еланны да күргәнем булды. Шөкер, тешләү очраклары юк, алга таба да Ходай сакласын, - ди ул.

Елан корбаны булмас өчен нишләргә соң? Төп кагыйдә шуннан гыйбарәт - кара елан бервакытта да беренче булып һөҗүм итми. Ә курыкканда гына. Шуңа да җиләк, гөмбә җыйганда, гомумән табигатькә чыкканда иң элек куе үлән үскән урыннарны, агач тирәләре яхшы итеп тикшерегә кирәк. Аякка гадәти ботинкалар яисә кедалар, джинс кием кию саклаячак. Шунысы да бар, эссе һавада еланнар ышык урын эзлиләр, чишмә яннарына, елга ярларына киләләр. Еланлы урыннарда яшәүчеләргә участокларын чүпчардан чистартып, үләнне чабып торырга киңәш ителә. Чүп-чар өемнәрен, агач, үлән калдыкларын еланнар кояштан. җил-яңгырдан качу өчен үз итә. Моннан тыш андый урыннарда кимерүчеләр дә күп була, ә алар еланнар өчен төп азык булып тора. Шунысын да онытмагыз, кара елан Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев