Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы республикада туклануны бер тапкыр оештыручы мәктәпләр исемлегендә

Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима ТР Дәүләт Советы Комитетының социаль сәясәт һәм сәламәтлек өлкәсендә дәүләт программаларын реализацияләүне контрольләү буенча ТР Дәүләт Советы Комиссиясе утырышында белдерде. Шул ук вакытта республикада Аксубай, Апас, Кайбыч, Лаеш, Саба, Тукай, Теләче, Балтач, Минзәлә районнары мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар азык...

Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима ТР Дәүләт Советы Комитетының социаль сәясәт һәм сәламәтлек өлкәсендә дәүләт программаларын реализацияләүне контрольләү буенча ТР Дәүләт Советы Комиссиясе утырышында белдерде. Шул ук вакытта республикада Аксубай, Апас, Кайбыч, Лаеш, Саба, Тукай, Теләче, Балтач, Минзәлә районнары мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар азык белән туклану каралган. Ә Буа, Кукмара, Кама Тамагы Сарман районнарында балалар бер тапкыр гына ашыйлар. Лариса Сулима белдерүенчә, 2016-2017 уку елында республика буенча җиде районда мәктәпләрдә балаларны тукландыруда әти-әниләр кертемнәре кимегән, шул ук вакытта республиканың сигез районда менюны төрләндерү өчен әлеге сумманы арттырырга уйлаганнар .

фото: ukracy.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев