Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районы укучысы “Киләчәккә билет”ка ия булды (+фото)

    Зур Фролово гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Наил Насыйбуллин "Киләчәккә билет" республика конкурсында җиңү яулады. ТР Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы оештырган бәйге республиканың кадрлар потенциалын үстерүдә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруны максат итеп куйды. Конкурска эшче белгечләрнең спецификасын һәм эшче һөнәрләрнең перспективасын яктыртучы эшләр кабул ителде. Финалга...

    Зур Фролово гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Наил Насыйбуллин "Киләчәккә билет" республика конкурсында җиңү яулады. ТР Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы оештырган бәйге республиканың кадрлар потенциалын үстерүдә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруны максат итеп куйды. Конкурска эшче белгечләрнең спецификасын һәм эшче һөнәрләрнең перспективасын яктыртучы эшләр кабул ителде. Финалга 324 эш чыкты. 7-10 сыйныфлар арасында "Киләчәккә билет" иншалар конкурсы җиңүчеләрен "Форсаж" картинг клубында бүләкләделәр. Тантанада ТР Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: