Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырылды

Балаларның хокукын яклау, социаль ятимлелекне киметү, куркыныч хәлдә калган балаларның тормышын күзәтү максатыннан Буа муниципаль районында кичә чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырылды. Аның барышында 22 балигъ булмаган бала һәм 10 гаилә тикшерелде. Әти - әниләр арасында балаларны тәрбияләү, гаиләдәге низагларны булдырмаска тырышу, балаларга уңайлы яшәү шартлары булдыру турында әнгәмә оештырылды....

Балаларның хокукын яклау, социаль ятимлелекне киметү, куркыныч хәлдә калган балаларның тормышын күзәтү максатыннан Буа муниципаль районында кичә чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырылды. Аның барышында 22 балигъ булмаган бала һәм 10 гаилә тикшерелде. Әти - әниләр арасында балаларны тәрбияләү, гаиләдәге низагларны булдырмаска тырышу, балаларга уңайлы яшәү шартлары булдыру турында әнгәмә оештырылды. Шулай ук елгаларда, күлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша ике эшсез калган әти -әнигә һәм бер яшьүсмергә җәйге каникул вакытына эшкә урнаштыру буенча ярдәм тәкъдим ителде. Ике яшүсмергә "Йолдызлы десант" палаткалы лагерьга бару мөмкинлеге туды, өч күп балалы гаиләгә "Автотүләү" рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтелде.

Мондый комплекслы чаралар балаларның хокукын яклауга һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев