Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районы авылларында һәм шәһәрдә халык референдумда активлык күрсәтә (фоторепортаж)

    Шәһәрнең 1 номерлы лицей бинасына урнашкан сайлау участогына иртәнге сәгатьләрдә үк халык агылды. Шәһәрлеләр референдумның нинди максатта оештырылуын аңлап, бирегә үз тавышларын бирергә теләп килүләрен белдерәләр. Щорес урамында яшәүче Фәридә Тәхәутдинова олы яшьтә булуына карамастан, үземнең гражданлык бурычымны үтәүне кирәк, дип саныйм ди. Шәһәрнең үзәгендә урнашкан 2 номерлы лицей бинасында...

    Шәһәрнең 1 номерлы лицей бинасына урнашкан сайлау участогына иртәнге сәгатьләрдә үк халык агылды. Шәһәрлеләр референдумның нинди максатта оештырылуын аңлап, бирегә үз тавышларын бирергә теләп килүләрен белдерәләр. Щорес урамында яшәүче Фәридә Тәхәутдинова олы яшьтә булуына карамастан, үземнең гражданлык бурычымны үтәүне кирәк, дип саныйм ди.

    Шәһәрнең үзәгендә урнашкан 2 номерлы лицей бинасында урнашкан сайлау участогында да активлык күренә. Сайлау комиссиясе рәисе Ранис Әхмәтов әйтүенчә, референдум беренче тапкыр оештырылуга карамастан, оешкан төстә бара. Көнбатыш бистәдә урнашкан 1175 номерлы мәктәп участогында 11 сәгатьләр тирәсендә яшәүчеләрнең 27 проценты тавыш биргән иде.

    Чурак авылы халкының күбесе иртәнге 9-10 сәгатькә кадәр эшне бетереп куйган.

    -Авангард" җәмгыятендә эшләүчеләр әле эштә. Алар килеп гражданлык бурычларын үтәүләрен көтәбез, диделәр сайлау комиссиясе әгъзалары. 11 сәгатьләр тирәсендә биредә гомуми сайлаучының 20 проценты сайлаган иде инде. Кайбыч авылы халкы да бу вакытта 36 процент тавыш биргән иде.

    Хәр участокта бу көнне бәйрәм рухы иде. Концерт карарга да була, пешерүчеләр чәй-коймак әзерләп, килгән халыкнв сыйлап торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: