Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районында Түбән Нартабаш һәм Бикмураз авылы балаларын нигә мәктәп автобусыннан төшереп калдырганнар?

    Бу хакта редакциягә әти-әниләр мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге проблема турында укучыларыбыз район газетасы сайтынының социаль челтәренә дә яздылар. Һәм бу хакта үзара бәхәсләштеләр дә. Мәктәп юлында бу хәл нинди сәбәпләр аркасында килеп чыккан? Бу хакта район мәгариф идарәсе белгечләре түбәндәгечә җавап бирде. мәсьәләгә ачыклык кертү Мәктәп юлында туган бәхәс Түбән Нартбаш...

    Бу хакта редакциягә әти-әниләр мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге проблема турында укучыларыбыз район газетасы сайтынының социаль челтәренә дә яздылар. Һәм бу хакта үзара бәхәсләштеләр дә. Мәктәп юлында бу хәл нинди сәбәпләр аркасында килеп чыккан? Бу хакта район мәгариф идарәсе белгечләре түбәндәгечә җавап бирде.

    мәсьәләгә ачыклык кертү

    Мәктәп юлында туган бәхәс

    Түбән Нартбаш һәм Бикмураз авылларыннан балаларын М. Вахитов исемендәге гимназиягә укырга йөртүче әти-әниләр редакциягә килде. Узган җомгада дәресләрдән соң укучыларны гимназиядән алып киткән автобус бер төркем баланы 1 номерлы мәктәп янында төшереп калдырган. Болар - әлеге авыллардан килеп укучылар. Әти-әниләр хәзер бу хәл кабатланмасмы, дип куркалар.

    Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиковка мөрәҗәгать иттек. Ул исә безне мәктәпләрне автобуслар белән тәэмин итү буенча белгеч Алексей Андреевка юллады. Аның сүзләренә караганда, аңлашылмаучанлык шәһәр мәктәпләренә автобуслар белән йөреп укучылар саны тәгаенләнеп бетмәү аркасында килеп чыккан. Хәзер инде барлык маршрутлар хәрәкәте билгеле, балаларны һәр автобуска аерым-аерым беркеткәннәр. Әти-әниләргә борчылырга урын юк, дип тынычландырды.

    -Түбән Наратбаш һәм Бикмураз авылларына көнгә дүрт маршруттагы мәктәп автобуслары керәчәк. Степановкага йөрүче 3 номерлы маршрут автобусы унбер, Килдураз авылыннан килүче автобус җидесен, Тәтеш районының Келәш авылыннан килүчесе унысын, Зур Фроловодан китерүчесе 21 баланы кереп ала. Кайтканда иң элек башлангычлар кайтачак, аннан урта звенода белем алучылар, соңыннан югары сыйныфта укучылар, - диде ул.

    Ә әти-әниләр җиткергән хәбәрне ул болай аңлатты. Түбән Наратбашта мәктәп тугыз еллыкка калдырылганнан соң аннан һәм Бикмураздан балаларны шәһәр мәктәпләренә йөртеп укыта башладылар. Бу югары сыйныфлар өчен иде, әмма күп ата-аналар кечкенә, урта звено укучыларын да "үзәккә" йөртә башладылар. Быел, мәсәлән, әлеге авыллардан 49 бала шәһәрдә укый. Узган ел бу авылларга кайтып-китеп йөрүче укучылар ике рейска сыйган. Ә быел күбәйгәннәр. Узган җомгада балаларны автобустан төшерү дә шуңа бәйле. Степановка - Буа маршруты буенча йөрүче автобуска Түбән Наратбаш, Бикмураз балалары да утыргач, 1 номерлы гимназиядә белем алучы Степановка укучылары сыймаган. Йөртүче, салонга артык бала ала алмаганга, түбәннаратбашлыларны һәм бикмуразлыларны, Степановкадан әйләнеп килгәнче дип, төшереп торырга мәҗбүр булган. Үзләре генә калган балалар, көтеп торырга кушуга карамастан, өйгә кайта башлаганнар. Иң куркынычы - алар авылга таба автомобиль тулы трасса буйлап атлаганнар. Әле ярый юлда бер-бер хәл булмаган.

    -Тагын бер нәрсә бар. Бикмуразда һәм Түбән Наратбашта укучы балалар еш кына мәктәпкә әти-әниләре белән дә баралар, кайталар. Кайчак мәктәп автобусын бушка куарга туры килә. Укучылар мәктәп автобусы йөрткәч, аңа утырып барсыннар иде, - ди Алексей Андреев.

    Келәш - Буа маршруты мәктәп автобусы Түбән Наратбаш һәм Бикмуразга керә башлау бер проблеманы хәл итсә, икенче яктан моңа Тәтеш районыннан килеп укучыларның әти-әниләре шат түгел. Хәзер автобус дәресләргә илтеп өлгерсен өчен аларга балаларын иртәнге 7дә үк укырга озатырга мәҗбүрләр. Алексей Андреев исә монда берничек тә ярдәм итә алмауларын белдерде.

    -Тагын бер маршрут ачарга мөмкинлегебез юк. Ә балаларны иртән исән-имин мәктәпкә китереп өлгертү төп бурычыбыз, - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: