Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында яшәүче Фәридә Зәйнуллинаның әкият бакчасы (фоторепортаж)

Түбән Наратбаш авылында яшәүче Фәридә апа Зәйнуллинаның бакчасына керсәң, чынлап әйтәм , чыгасы килми. Алгы бакчадан ук күзне аллы-гөлле чәчәкләр иркәли башлый. Эчкәрәк үткән саен андагы төрлелектән үзеңне сихри бер дөньяга чума баргандай тоясың. Нәрсә генә үсми биредә?! Без күптән күнеккән яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында әйтеп тә тормыйм. Ятракларын да санап...

Түбән Наратбаш авылында яшәүче Фәридә апа Зәйнуллинаның бакчасына керсәң, чынлап әйтәм , чыгасы килми. Алгы бакчадан ук күзне аллы-гөлле чәчәкләр иркәли башлый. Эчкәрәк үткән саен андагы төрлелектән үзеңне сихри бер дөньяга чума баргандай тоясың.

Нәрсә генә үсми биредә?! Без күптән күнеккән яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында әйтеп тә тормыйм. Ятракларын да санап бетерү мөмкин түгел. Өрек, гранат, төче чия, сары кура җиләге, күк җиләк, груша, кара җиләк - исемдә калганнар гына. Хәтта, япон айвасы, годжи да бар. Тәмләткечләрнең дә әллә ничә төрен үстерәләр. Кыскасы, 25 сотыйлы бакчада бер сантиметр да буш урын юктыр. Фәридә апа, вакыты никадәр генә тыгыз булмасын, үсентеләрнең һәрберсенең бакчаларында барлыкка килү тарихы, үзенчәлекләре, файдасы турында сөйләргә ярата.

- Чәчеп, утыртып кую бер нәрсә, барысын да карарга, үстерү серләрен белергә, суын сибәргә, чүбен утарга, тагын өлгергән бер җимешне җыеп эшкәртергә дә кирәк бит әле. Ничек өлгерәсез?- дип сорыйм бакчадагы матурлыкка хозурланып йөргәндә Фәридә ападан.

- Иртә таңнан тәмам караңгы төшкәнче аяк өстендә без. Башкача мөмкин түгел. Суыбыз үсемлекләр өчен бик сихәтле. Моның өчен кое казып калдырган каенатама рәхмәт. Үстерү серләренә килгәндә, китаплар, газета-журналлар күп укыйм, кайсына үз тәҗрибәм белән ирешәм, - ди ул. Ә менә Зәйнуллиннар үстергән рассадаларының нинди мул уңыш бирүен белмәгән кеше сирәктер Буада - аларны егерме елдан артык үстереп саталар. Бакча эшенә гыйнвар аенда ук керешәләр.

- Барысы да каенанам бума ютәл белән авырудан башланды. Кыйммәтле дарулар алырга акча кирәк иде. Аннан бакчачылыкка хирыслык әбиемнән үк килә. Мин кечкенә чагында ук ул фасольгә кадәр үстерде. Иске Тинчәле авылында яшәүче 86 яшьлек әнием Әбризә әле хәзер дә рассадаларны үзе үстерә. Минем агроном буласым килгән иде. Әти ирләр эше дип рөхсәт итмәде, - ди Фәридә апа. Аннан әллә борчак урган вакытта туганга, әллә өч абыйдан соң көтеп алынган төпчек кыз булганга, әллә кырларны яратканга, гомерем борчак кебек "тәгәрәп" үтә, дип өстәп куя. Тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә шул аңа. Әле 18е дә тулмаган кызны Түбән Наратбашка туйга кунакка килгән җиреннән Рафаэль урлап кала. Ике каенаналы, ике каенаталы йортка килен булып төшә ул. Кичке мәктәпне, ветеринария техникумын тәмамлый, машина төзү заводына эшкә керә. Анда 35 ел хезмәт куеп, 50 яшеннән лаеклы ялга чыга. Шуның 25 елында бригадир вазифасын башкара. Оста итеп тә билгелиләр, әмма хезмәт хакы азрак булганга кире үз урынына кайтаруларын сорый. Нинди станок артында эшләсә дә, һәрвакыт планны арттырып үтәде. Тырышлыгы өчен Россия Промышленность һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Совет елларында колхозда эшләргә дә җибәрәләр иде. Зәйнуллиннар гаилә подряды белән хезмәт куялар - каенатасы комбайнда, Фәридә - ярдәмче, ире - саламны ташып торучы. Анда да алдынгы урыннар яулыйлар. Чөгендерен дә утады.

Аллага шөкер, без бер түбә астында дүрт буын бик тату яшәдек, эш яраттык. Каенанам белән күз карашыннан аңлаша идек. Мин суыткычтан сорамыйча катык та алмадым, ул да миңа бер вакытта да "юк" димәде. Бервакыт үзенә бүләк иткән күлмәкне "син кыз үстердең, рәхәтен мин күрдем" дип рәхмәт укып әниемә бүләк итте, - ди Фәридә апа үткәнне барлап һәм күз яшьләрен сөртеп. - Иремнән дә уңдым. Алтын куллы ул. Барысын бергә булдырдык. Улым-кызыбыз да эш яратып үстеләр. Рифкать мәктәптә укыганда ук әтисе белән озак еллар ашлык суктырды. Киленем, киявем дә бик әйбәтләр. Без өлкәннәр белән ничек киңәшләшеп эшләгән булсак, алар да безнең белән киңәшләшәләр.

Рафаэль абый иң элек әби-бабасын, әти-әнисен кадерләп, тәрбияләп соңгы юлга озатканы өчен рәхмәтле аңа. Бергәләп оныкларының уңышларына шатланалар. 10 яшьлек игезәкләр Азамат белән Салаватны еш кына "Яшь ТНВ" каналында күрергә мөмкин. Кызларының улы 4 яшьлек Динияр җырга сәләтле булырга охшаган. Фәридә апа иртәгә булачак 55 яшьлек юбилеен да бакча, табын, балалар, хатирәләр арасында бөтерелеп каршылый. Аңа исәнлек, якыннарының яратуын, шатландыруын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев