Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан килеп, Чыршылыны үз итүче Роза ханым турында

Язмадагы героем башлангыч сыйныф укытучысы Фәрхетдинова Роза Батырша кызы турында. Тумышы белән Буа районы Адав-Толымбай авылыннан ул. 8 классны "5" ле билгеләренә генә тәмамлап аттестат алгач, үзенең балачак хыялып ашырырга дип Тәтеш педагогия көллиятенә юл ала. Бик яхшы белем бирәләр анда. Менә инде юллама да кулда. Лениногорск шәһәренә юллама алган...

Язмадагы героем башлангыч сыйныф укытучысы Фәрхетдинова Роза Батырша кызы турында.
Тумышы белән Буа районы Адав-Толымбай авылыннан ул. 8 классны "5" ле билгеләренә генә тәмамлап аттестат алгач, үзенең балачак хыялып ашырырга дип Тәтеш педагогия көллиятенә юл ала. Бик яхшы белем бирәләр анда.
Менә инде юллама да кулда. Лениногорск шәһәренә юллама алган 19 яшьлек кыз Түбән Чыршылы мәктәбенә билгеләнә. Буа кызын мәктәп директоры Һади Хайруллин ачык йөз белән каршы ала. Коллектив зур, тату. Башлангыч сыйныф укытучысы Роза Батырша кызы бик тиз эшкә чума. Һәр укучыга якын килеп , йомшак тавыш белән дәрес бирә ул.
Әйе, менә инде 35 ел авыр хезмәт башкара ул. 8 чыгарылыш класс чыгарган. Күпме баланы
укырга, язарга өйрәткән? Хәзер инде ул укыткан укучылар үзләре әти - әни, балаларын җитәкләп
апаларына тапшыралар. Беләләр алар, ныклы белем, тиешле тәрбия алачак сабыйлары.
Ә очрашуга килгәндә кочак-кочак чәчкәләргә күмәләр укытучы Роза апаларын.
Әле Роза ханым оста җырлый, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Төп йортка килен булып төшкәч тә, Розаны үз кызларыдай күреп, бик тату гомер кичерәләр. Кайната белән 19, ә кайнана белән 31 ел бергә яшәп, аларны мәңгелек йортка озата.
Гаиләдә дә оста хуҗабикә, бакчачы. Торгынлык елларында тормыш иптәше Рамил белән биш сотый җирдә теплица корып, кыяр - помидор; бакчада бер мең ярым баш кәбестә үстерү дисеңме, барысын да эшләделәр. Ике балага гомер биреп, тәрбияле-әдәпле итеп үстерделәр, укыттылар.
Ераклардан килеп үз итте ямьле Чыршылыны Роза ханым. Хезмәт кенәгәсендә аның тик бер генә язу - Түбән Чыршылы мәктәбе.
Энҗе Шәрифуллина
Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.
http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/14785-bua-rayonyinnan-kilep-chyirshyilyinyi-үz-itүche-roza-hanyim-turyinda.htmlhttp://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/14785-bua-rayonyinnan-kilep-chyirshyilyinyi-үz-itүche-roza-hanyim-turyinda.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев