Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районының Татар Аксуы авылы янында “Форд” микроавтобусы белән килеп чыккан ДТП турында ЮХИДИдә нәрсә әйттеләр?

    14 декабрьдә 15 сәгатьләр тирәсендә Татар Аксуы авылына җитәрәк борылышта "Форд Транзит", йөртүчесе идарәне югалтып, юл билгесенә килеп бәрелә. Аның салонында 6 пассаҗир була. Өлкән яшьтәге хатын-кыз, иминлек каешын каптырмау сәбәпле алга ыргылып, маңгаен яра. ДТП урынына тиз арада килеп җиткән "Ашыгыч ярдәм" автомобилендә аны дәваханәгә алып китеп, ярдәм күрсәтәләр....

    14 декабрьдә 15 сәгатьләр тирәсендә Татар Аксуы авылына җитәрәк борылышта "Форд Транзит", йөртүчесе идарәне югалтып, юл билгесенә килеп бәрелә. Аның салонында 6 пассаҗир була. Өлкән яшьтәге хатын-кыз, иминлек каешын каптырмау сәбәпле алга ыргылып, маңгаен яра. ДТП урынына тиз арада килеп җиткән "Ашыгыч ярдәм" автомобилендә аны дәваханәгә алып китеп, ярдәм күрсәтәләр. Салонда башка зыян күрүче булмый. Юлда узучы автомобильчеләр автобусны күреп, пассажир ташучы микроавтобус ДТПга очраган дип уйлыйлар. Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, фактта "Форд Транзит" микроавтобусында туганнар үзләре яшәгән Ульяновск шәһәренә кунактан кайтып бара торган булганнар. Юл уңаенда алар авылга якыннарына кереп чыгарга уйлаганнар.

    Фото Chto-proishodit.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: