Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының “Уяв” чуаш фольклор коллективы “гастрольләрдә” булды

Башта алар Чабаксар шәһәрендә Россиянең барлык чуашлары белән Акатуй бәйрәмен билгеләп үттеләр. Мурманск, Чиләбе, Самара, Ульяновск, Уфа, Севастополь һәм башка бик күп шәһәрләрдән җыелган уннарча меңләгән чуашлар биредә хороводлар әйләнделәр һәм Кызыл мәйданда җыелма хорга берләштеләр. Аннан соң коллектив Татарстанның Нурлат районына - "Уяв" чуаш мәдәниятенең IX Бөтенроссия милли бәйрәменә...

Башта алар Чабаксар шәһәрендә Россиянең барлык чуашлары белән Акатуй бәйрәмен билгеләп үттеләр. Мурманск, Чиләбе, Самара, Ульяновск, Уфа, Севастополь һәм башка бик күп шәһәрләрдән җыелган уннарча меңләгән чуашлар биредә хороводлар әйләнделәр һәм Кызыл мәйданда җыелма хорга берләштеләр. Аннан соң коллектив Татарстанның Нурлат районына - "Уяв" чуаш мәдәниятенең IX Бөтенроссия милли бәйрәменә юл алды. Чуаш халкының милли традицияләрен, аш-суын, киемен, җыр-биюләрен, мәдәниятен саклаучы әлеге бәйрәмгә Татарстан Президенты вазифаларын ваытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чуашстанның Дәүләт Советы рәисе Юрий Попов һәм башкалар килделәр, теләкләрен ирештерделәр. Барлык коллективлар, ә анда Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан алалр 100әү җыелды,чыгышлар ясадылар һәм кунаклар белән бергә традицион хоровод әйләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Башта алар Чабаксар шәһәрендә Россиянең барлык чуашлары белән Акатуй бәйрәмен билгеләп үттеләр.