Буа районында 51 яшьлек ир-атны балта белән сугып үтергәннәр
Буа районара тикшерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 февраль көнне 21 сәгать 40 минутта Алших авылындагы бер йортта 1969 елгы ир-атны балта белән сугып үтерәләр.
Тикшерүчеләр бу җинаятьтә шиклене ачыклаганнар – 1960 елгы ир-аттан сорау алынган. Тикшерү дәвам итә. Аның барышында үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев