Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районында бер-бер артлы ике юл һәлакате булды (+фото)

    Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 16 март көнне шәһәрдә ике юл-транспорт һәлакәте булды.

    Беренчесе, 8 сәгать 15 минутта Татар Буасы авылының Яшьләр урамында «Хонда» автомобиле белән идарә итүче 1991 елгы автоледи алдыннан баручы “Лада Приора” автомобиленә килеп керә.  Автоледи ике транспорт арасындагы куркынычсыз араны сакламаган.

    Шул ук көнне 9 сәгать 45 минутта шәһәрнең К.Зыятдинов урамында “КамАЗ” автомобиле белән “Лада Калина” бәрелешә. Алар кузгалып киткәндә юлга сыешмыйлар, икесе дә яннары белән бәрелешәләр. Бу авариядә “КамАЗ” автомобиленең 1974 елгы йөртүчесе  тиешле интервалны сакламый – “Лада Калина”ны уздырып җибәрми.

    Бәхеткә, ике ДТПда да каза күрүчеләр юк, ә автомобильләрне ремонтларга туры киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: