Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районында борчак урдырырга керештеләр (+фото)

    Соңгы ике көндә “Авангард” агрофирмасының “Маяк” бүлекчәсендә борчак урдырып теземнәргә салалар.

    Бүлекчә идарәчесе Илдар Шәрәфетдинов белдерүенчә, бу көннәрдә урдырылган борчак орлыкка салыначак, ә саламы терлекләргә кышкы азык өчен төргәкләнәчәк. Авангардлылар бу культураны барлыгы 990 гектарда иккәннәр. Уңыш һәр гектарыннан 25-28 центнер булыр дип көтелә. Борчакны урып-җыеп бетергәч, арпа кырына төшәчәкләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: