Буа районында чәчү башланды
Яз ашыкмады быел, шуңа да аңа гадәттәгедән бер атна чамасы соңарып керештеләр.
Кырга, һәрвакыттагыча, беренчеләрдән булып чыккан “Авангард” агрофирмасында эшне тиз тотарга – ике атнада төгәлләргә исәплиләр.
Агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин әйтүенчә, моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Барлык техника, орлык әзер, кырда техник хезмәт күрсәтү звенолары булдырылган, ягулык-майлау материаллары, ашламалар җитәрлек күләмдә тупланган, кадрларга кытлык юк, аларга түләү, матди кызыксындыру чаралары эшләнелгән һәм һәрберсенә җиткерелгән. Быел агрофирма буенча 11 меңнән күбрәк мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 1346 гектарда шикәр чөгендере, 2 мең гектарда кукуруз чәчеләчәк. Сүз уңаеннан, быел агрофирмада сыерларның баш саны күпкә арту сәбәпле, азык культураларына зур игътибар биреләчәк. Кукуруз мәйданнарын арттырганнар, яңа сорго культурасы игәчәкләр. Максатлары – 1,5-2 еллык азык запасы әзерләү.
– Бүген дүшәмбе көнне кырларга өч агрегат арпа чәчәргә чыкты. Иртәгә-берсекөнгә тагын 3-4 агрегат кушылачак. Алга таба алар саны тагын да артачак. Берьюлы шикәр чөгендере дә чәчә башлыйбыз, - ди Николай Григорьевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев