Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында торбалары шартлап,  утын сатып алырга мәҗбүр булган әби турындагы мәгълүмат  дөреслеккә туры киләме?

Кичә көндез 11 сәгатьләр тирәсендә “Жизнь Буинка” төркемендә шундый хәбәр яздылар. Марат Вәлиев дигән кеше Буа районының Яңа Чынлы авылыннан соңгы авылга бер әбинең үтенече буенча утын илтүе  һәм кызганыч хәлгә юлыгуы турында яза. “Ул безне өенә чакырды, аның өе газ белән җылытылуга көйләнгән булса да, мичен утын белән яга. Сораша торгач аның ноябрь аенда ире үлеп китүен һәм үзе кинәт дәваханәгә эләгеп, салкыннан торбалары шартлаганын белдек. Яңа торбалар сузарга акчасы юк. Утын өчен биргән акчага без аңа торбалар сатып алдык. Ә хәзер казан кирәк. Әйдәгез Яңа елга әбигә бүләк ясап, казан сатып алыйк,”,- дигән ул.

Озак та үтми бу хәбәрне укучылар ярдәм итү турында языша да башладылар. Марат Вәлиев андый авыл бармы дип аптыраучыларга каршы әбинең адресын да язды Буа районы, Яңа Чынлы авылы, Гайдар урамы, 44 йорт адресы дип.

Буа районының Яңа Чынлы авылы Яңа Тинчәле авыл җирлегенә карый. Әлеге  авыл җирлекләре  белән элемтәгә кердек. Яңа Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышевка әлеге кызганыч хәл турында сөйләп биргәч ул мондый очракның булырга мөмкин түгеллеген әйтте һәм тагын бер кат белешеп безгә кабат шалтыратты. Яңа Чынлыда Гайдар урамы бар, тик анда йорт номерлары 29 саны белән тәмамлана. Ноябрь аенда авыл җирлегендә бернинди ир-атның да үлеме теркәлмәгән. Радик Камилович мондый очрак күзәтелгәндә белмичә калмас идек, тирә-күршеләре, авыл фельдшеры бу хакта хәбәр иткән булыр иде безгә ди.

Без бәлки, авылын дөрес язмаганнардыр дип, бу тирәдә  аз хуҗалыклы Сарсаз    авылында яшәүчеләр белән дә элемтәгә кердек. Тумышы белән Сарсаздан булган, бүгенгәчә анда яшәүчеләрне белгән Иске Тинчәледән ветеран укытучы Тәслимә Хәсәнова Сарсазда Гайдар урамының бөтенләй булмаганлыгын әйтте. Аның сүзләренә караганда, бүген авылда, чыннан да, кыш көннәрендә нибары 4-5 йортта яшиләр. Әмма ире үлеп китеп, ялгыз гына калган карчык булуы мөмкин түгел диде ул.

Марат Вәлиев әлеге пост астында барган аралашуда бүген иртәнге 8ләр тирәсендә соңгы комментарий калдырган. Әлегә шулай. Бу вакыйга Чүпрәле районы авыллары белән дә бәйле булырга мөмкин.  Без укучыларны барысын да белешмичә,  ярдәм итәм дип, акча күчерү белән сак булрга, ашыкмаска чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев