Буа районында яшәүче 65 яшьлек ир-ат корал саклаганы өчен хөкем ителде
2008 елда районда яшәүче 65 яшьлек ир-ат ау карабины һәм патроннар сатып ала. Ул әлеге утлы коралны теркәмичә өендә саклый. Аның бу “байлыгын” полицейскийлар табалар һәм алалар.
Суд ир-атны дәүләт файдасына 10 мең штраф түләттерү хакында хөкем карары чыгарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев