Буа районында яшәүче Фаяз Хәбибуллин 12 гармунда уйный (+фото)
Гармуннарын урындыкка тезеп куйган һәм өздереп аларда уйнаган Фаяз Хәбибуллин турындагы постларны Инстаграм челтәрендә күрдек тә, Фаяз абыйдан рөхсәт алып, аларга Бик-Үти авылына юл тоттык.
Тезеп куйган гармуннары арасында 1966 елгы тальянкасы да сакланган. Дүрт яшьлек Фаяз шуның белән гармун уйнарга өйрәнә дә инде. Моннан тыш хромкалары, баяннары, аккардеоны бар.
– Кемдә иске гармун бар, шулар китерә, сатып та алдым. Төзек түгелләрен ремонтлыйм, - диде Фаяз абый.
Геройның тагын нинди кызык шөгыльләре бар? Бу хакта “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) газетасының киләсе саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев