Буа районында яшәүчедә шартлаткыч матдә таптылар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, райондагы бер авылда яшәүчедән тимер банкада сакланган шартлаткыч матдә – күкерт алынган.
Бу хакта соңрак үткәрелгән экспертиза да раслый. Хәзер тимер банкадагы “байлык” хуҗасына РФ Җинаять кодексының 222 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев