Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районында  юл буенда ярты капчык ипи китереп ташлаганнар (+фото)

    Моны район экологлары рейд барышында ачыкладылар.

     

    Ипи калдыкларын шәһәрнең Төньяк бистәсе янындагы юл кырыена китереп аударганнар. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең II разрядлы инспекторы Рамил Садыйков “Җан өшеткеч күренеш, пычракка икмәк ташлыйлармыни?” дип әлеге фактны теркәде. Шулай ук инспектор шәһәрнең Н.Кадыйров исемендәге урамда чүп өеме янында булды, аның буенча тикшерү булачак, диде. Эколог тагын нинди хокук бозу очракларын тапты? Бу хакта тулырак “Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) газетасыннан укырсыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: