Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районыннан өч кешенең “Татмедиа” җәмгыятеннән телевизорга ия булу шансы бар. Кемнәр алар?

    “Татмедиа” җәмгыяте үз карамагындагаы газета-журналларга язылучылар арасында “Подписка өчен телевизор” акциясе игълан иткән иде.

    Анда катнашучылардан заявкалар кабул итү төгәлләнде. Телевизорны һәм башка призларны уйнату 2018 елның 24 августына билгеләнгән. Уйнатуда катнашучылар исемлеге һәм аларның уйнатуда катнашу номерлары билгеле. Буа районыннан анда өч язылучы бар – Әминә Миңнуллина (63 номеры астында), Т. Рәхмәтуллина (86 номеры астында) , Алинә Сәмитова (95 номеры астында). Акциягә кагылышлы сорауларны 8(843) 2220984 номеры буенча яки podpiska@tatmedia.ru электрон почтасы аша ирештерергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: