Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан Миргасыйм Мөдәррисов: “Гектарлаган Кырлаңгы зиратын тотып алу  өчен сәдаканы тиенләп җыйдык” (+фото)

Кырлаңгылылар бу эшне башлап йөргән авыл аксакалы Миргасыйм һәм аның тормыш иптәше Зөмәррә апа Мөдәррисовларга  бик рәхмәтле. Хуҗалык һәм яшәүчеләр саны кими барган әлеге авыл халкы бердәм булып, якташлар ярдәме белән дә 800 мең  сум тирәсенә башкарып чыккан бу эшне. Моннан тыш халык тырышлыгы белән зиратта кирәк-яракларны саклау өчен сарай, мәчеткә калайдан янкорма да ясаганнар.

-Кырлаңгыда халык өчен хәзер медпункт һәм мәчеттән башка нәрсә юк. Кайбер авылларда үзара салым акчасына эшлиләр бу эшләрне. Ә бездә халык бердәм. Түбән Новгород, Буада яшәүче якташларыбыз да шактый суммада ярдәм итәләр,- диде ул.

Әлеге саваплы эшкә кемнәр өлеш керткән? Кырлаңгы зиратына ни өчен ел саен Чуашстанның Шыгырдан авылы халкы өмәгә җыела, алар кем рухына дога кыла бу хакта “Байрак” газетасының 3 март санында тулырак укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев