Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районыннан Нурдания Низамова «Болгар» радиосы конкурсында җиңде (ВИДЕО)

    Татарстандагы популяр “Болгар” радиосы бәйге игълан итте.

     

    Ул “Болгарны тыңласаң, үзеңне ишетерсең” дип атала.  Конкурс шарты буенча үзең яздырган җырны видеога төшереп, шул пост астына Болгарнытыңласаңүзеңнеишетерсең дип хештег белән язып куярга кирәк булган. Анда 600 кеше катнашкан! Җырчы Венера Ганиева, Ришат Төхфәтуллин катнашындагы жюри барлыгы 11 җиңүчене билгеләгән. Шулар арасында Түбән Наратбаш авылыннан Нурдания апа Низамова да бар. Ул “Мин килермен каршыңа” дигән җыр белән катнашкан. Җиңүчеләргә бүләккә профессиональ дәрәҗәдә җыр яздыру мөмкинлеге бирелә һәм ул радио дулкыннарында яңгыраячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: