Байрак
  • Рус Тат
  • Буа районының Боерган авылы пенсионерлары экскурсиягә китте: моңа кадәр нәрсә кәефләрен төшергән? 

    Бүген иртән Боерган авылы җирлеге каршындагы беренчел ветеран Советы әгъзалары һәм активистлары автобус белән Түбән Новгород шәһәренә Серафима монастырена ике көнлек экскурсиягә киттеләр.

    Ветеран оешмасының рәисе Нина Малышева әйтүенчә, алар эш беткәч – үзләре утырткан алмагачларны карау эшләрен тәмамлагач кына юлга кузгалырга уйлаганнар.

    Быел язын ветераннарны күңелсез сюрприз көткән: узган көз утыртып калдырган 20 төп алмагачларны куяннар кимергән, бары 7 төп кенә исән калган.

    Тик үҗәт пенсионерлар бирешми – көзгә тагын үсентеләр утыртачакбыз, куяннардан да саклау чараларын таптык, диләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: