Буа редакциясенең элеккеге хезмәткәре, композитор Тәслимә Низами беренче мәхәббәтенә кияүгә чыккан (ВИДЕО)
Бу хактагы видео инстаграммга урнаштырылган иде. Тәслимә апа беренче мәхәббәте -керәшен татары Иван белән никахлашкан. Үзләре әйтүенчә, алар бик бәхетле.
Тәслимә Низами ул безнең элекке коллегабыз да, 90нчы елларда редакциядә төрле бүлекләрдә корреспондент булып эшләде. Аны республикада композитор һәм бик күп җырлар авторы буларак беләләр. Моннан ике ел элек Буада үзенең иҗат кичәсен уздырган иде. Яңа тормыш коруы белән котлыйбыз аны!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев