Буа редакциясенең элеккеге хезмәткәре яңа клип төшергән (ВИДЕО)
Буа районының “Байрак” газетасында эшләп киткән җырчы һәм композитор Тәслимә Низаминың шушы көннәрдә яңа клибы дөнья күрде.
Клип Буа шәһәренең Үзәк паркында һәм кайбер урамнарында төшерелгән. Җырчы клипны үзенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битенә урнаштырган. Анда аның иҗатына гашыйк укучылар җылы комментарийлар калдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев