Буа Сабан туе программасы
4 июньдә сәгать 10да Яңа Тинчәледә Сабантуй гөрләячәк. Шул ук көнне Кайбычта халыклар хезмәте, дуслыгы һәм туганлыгына багышланган "Сабантуй-2016" бәйрәме узачак. Кичке 19 сәгатьтә "Буа-Алан"да кичке Сабантуйга рәхим итегез! Анда татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Ә 5 июнь көнне район Сабан туе - "Буа-Алан"да иртәнге 7дән кичке 4 сәгатькә кадәр...
4 июньдә сәгать 10да Яңа Тинчәледә Сабантуй гөрләячәк. Шул ук көнне Кайбычта халыклар хезмәте, дуслыгы һәм туганлыгына багышланган "Сабантуй-2016" бәйрәме узачак.
Кичке 19 сәгатьтә "Буа-Алан"да кичке Сабантуйга рәхим итегез! Анда татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.
Ә 5 июнь көнне район Сабан туе - "Буа-Алан"да иртәнге 7дән кичке 4 сәгатькә кадәр барачак.
7.00-16.00 Сәүдә ярминкәсе
9.30-10.00 Күпердән кунакларны тантаналы рәвештә каршы алу, аларны мәйданга кадәр озату.
10.00-10.40 Сабантуйны ачу тантанасы. "Сабантуй" театральләштерелгән тамашасы. Район авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү.
10.30-16.00 Район үзешчәннәре концерты.
10.30-16.00 Милли уеннар, аттракционнар.
10.40-16.00 Спорт ярышлары: милли көрәш, бау тарту, гиряне өскә чию, штанга күтәрү, җиңел атлетика, армспорт һәм башкалар.
11.00-12.00 Ат чабышы. Автомобильне фигуралы йөртү.
15.00 Батырны бүләкләү. Сабантуйны ябу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев