Буа Сабантуе баш батыры – Кама Тамагынан дөнья чемпионы
Быел Буада ачык Сабан туе ясадылар - баш батыр исеменә читтән килүчеләр дә көрәшә алды. Шул рәвешле, тәкә һәм якташларыбыз Фәттаховлар һәм Зыятдиновлар гаиләләре әзерләгән төсле телевизорның берсе Кама Тамагыннан Лениз Абдуллинга булды. Ул техник җиңү яулады - Иске Тинчәледән 90 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшүче Марат Миначев дөнья чемпионына...
Быел Буада ачык Сабан туе ясадылар - баш батыр исеменә читтән килүчеләр дә көрәшә алды. Шул рәвешле, тәкә һәм якташларыбыз Фәттаховлар һәм Зыятдиновлар гаиләләре әзерләгән төсле телевизорның берсе Кама Тамагыннан Лениз Абдуллинга булды. Ул техник җиңү яулады - Иске Тинчәледән 90 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшүче Марат Миначев дөнья чемпионына каршы чыкмады. Бу аңлашыла да. Шул ук вакытта Марат та оста көрәшче - ул өч ел рәттән яшьләр арасында баш батыр калды, быел Казан Сабан туенда үз авырлык үлчәвендә өченче, Чүпрәледә беренче урын алды. Ә Иске Суыксудан танылган көрәшчеләр Илсур Хөсәенов һәм Сирин Җәләлов быелгы Сабантуйда катнашмадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев