Байрак
  • Рус Тат
  • Буа шикәр заводы сезонны ачты. Беренче олау күршеләрдән килде

    Бүген заводка татлы тамыр кабул итә башлады.

     

    Чималның беренче партияләре күрше районнар агрофирмаларыннан китерелде. Традиция буенча сезонны ачу тантанасы ”Ак Барс” холдингының генераль директоры Иван Егоров, район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов, дин әһелләре катнашында узды. Алар барысы да җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә уңышлар теләделәр. Заводның генераль директоры Валерий Погребной предприятиенең чөгендер кабул итүгә һәм тәүлегенә 6 – 6,3 мең тонна чимал эшкәртүгә әзер булуын әйтте. Узган ел заводка 700 мең тоннадан күбрәк татлы тамыр кабул ителгән. Иван Егоров әйтүенчә, холдингка кергән агрофирмаларның быел 500 мең тонна тирәсе чимал тапшыруы көтелә.  Ранис Габитов сүзләренә караганда, районда чөгендер уңышы әйбәт. Бүгенге исәпләүләр аның һәр гектардан уртача 350 центнер булуын күрсәтә. Татлы тамыр барлыгы 7 мең гектарда игелә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: