Байрак
  • Рус Тат
  • Буа шәһәр прокуратурасы шәһәр территориясен суд тәртибендә чистарттыра

    Буа шәһәр прокуратурасы апрель аенда Буа шәһәре территориясендә санкцияләнмәгән чүп түгү урыннары булу-булмау буенча тикшерү үткәрде. Аның барышында Яшел урам, 62 йорт адресы буенча, "Вираж" ябык акционерлык җәмгыятенең җитештерү базасыннан 50 метр ераклыкта 5x15 метрлы җир участогында 2 куб. метр күләмле санкцияләнмәгән чүп түгү урыны булуы ачыкланды. Мондый хокук бозулар...



    Буа шәһәр прокуратурасы апрель аенда Буа шәһәре территориясендә санкцияләнмәгән чүп түгү урыннары булу-булмау буенча тикшерү үткәрде. Аның барышында Яшел урам, 62 йорт адресы буенча, "Вираж" ябык акционерлык җәмгыятенең җитештерү базасыннан 50 метр ераклыкта 5x15 метрлы җир участогында 2 куб. метр күләмле санкцияләнмәгән чүп түгү урыны булуы ачыкланды. Мондый хокук бозулар шулай ук Кызыл Армия урамында һәм шәһәрнең төньяк-көнбатыш читендәге "Буа шикәре" чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятенең промышленнось зонасында да бар. Аларда туфракка 3 һәм 10 куб. метр күләмендә көнкүреш калдыклары түгелгән. Санкцияләнмәгән чүп түгү урыннары шәһәрдә яшәүчеләр тарафыннан барлыкка китерелгән.
    Тикшерү нәтиҗәләре буенча Буа шәһәр прокуратурасы судка "Буа шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитетының бернинди чара күрмәвен законсыз дип табу һәм санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерү буенча чаралар күрергә мәҗбүр итү турында дәгъва гаризасы җибәрде. Буа шәһәр суды тарафыннан ул каралды һәм канәгатьләндерелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: