Буа шәһәр суды ялган мәгълүматлар биргән шаһитны хөкем итте
Без Буада 4 ир-атның (берсе балигъ булмаган) ике ел буена ике кешедән акча талаулары хакында язган идек.
Быел март аенда бу эш буенча шәһәр суды хөкем карары чыгарды. Гаеплеләрнең икесе катгый режимлы, берсе тәрбияләү колониясенә җибәрелде.
Шушы көннәрдә әлеге суд процессында ялган мәгълүматлар биргән шаһитны да хөкем иттеләр. 1996 елгы егет, суд кисәтүенә дә карамастан, дөресен сөйләмәгән. Моның өчен ул Россия Федерациясе Җинаять кодексы 307 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә җаваплылыкка тартылган. Ул 5 мең күләмендә штраф түләттерүгә хөкем ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев