Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа шәһәрендәге "онытылган" юллар кайчан ясалачак?

Редакция почтасына шәһәрдә юллар салу белән бәйле берничә сорау керде. Аларга район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалык бүлеге баш белгече Ранис Бәдертдиновның җавап бирүен оештырдык. "Узган ел шәһәрнең Болын урамында Яшел урам тыкрыгыннан Совет урамына кадәр арада юл ремонтланмыйча калган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең юллар буенча...


Редакция почтасына шәһәрдә юллар салу белән бәйле берничә сорау керде. Аларга район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалык бүлеге баш белгече Ранис Бәдертдиновның җавап бирүен оештырдык.
"Узган ел шәһәрнең Болын урамында Яшел урам тыкрыгыннан Совет урамына кадәр арада юл ремонтланмыйча калган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең юллар буенча баш белгече газета аша соравыбызга каршы икенче елгы планга кертелгән дип җавап бирде. Быел да ремонттан соң юлның бу кисәгенә "кул тимәде". Бигрәк тә яз вакытында коточкыч хәлгә килде ул - транспорт түгел, яңгырларда җәяүлеләр дә уза алмый. Җитәкчеләр безнең хакта оныттылармы әллә?
Фәния ВАФИНА.
Буа шәһәре".
- Юк онытмадык. Дөрес, шәһәрнең Болын урамында быел юл кабат яңартылды. Дөресрәге, асфальтның иске өслеген алып, яңасын җәйделәр. Тик әле-ге юлның Сез әйткән өлешенә капиталь ремонт та-ләп ителә. Аның нигезе нык таушалган. Киләсе ел-га шәһәрдәге юлларга капиталь ремонт ясау дәвам итәчәк. Болын урамының әлеге өлешен дә ясаячакбыз.
"Шәһәрнең Төньяк Коммуна урамында Ефремовтан алып Казан Тракты урамы белән кисеш-кәнгә кадәр юл ничә елдан бирле ремонт күрмә-гән. Төньяк Коммунада ничә тапкыр юл ясалды, югыйсә. Ә бу "почмак" тәки кала. Монда да транспортлы кешеләр яши бит, юл салымы да түлиләр. Аларның да яхшы юлларга хокукы бар бит. Безгә якын ки-ләчәктә яңа юл буласына өметләнергә буламы?
Данил ФАВАРИСОВ.
Буа шәһәре."
- Без Төньяк Коммуна урамының әлеге өлешендә юл ремонтлауны киләсе елга программага кертәчәкбез. Монда шулай ук капиталь ремонт таләп ителә. Финанс мөмкинлеге булса, киләсе елда урамның бу өлешендә юл ясалачак.
"Тигез, шома урамнарда яшәүчеләргә карап көн-ләшә башладык инде. Район җитәкчелеге быел май аенда безнең Комаров урамында да яңа асфальт булачагына ышандырган иде. Җәй үтеп ба-ра. Без һаман шул тирән чокырлар аша автотранспортыбызны саклый-саклый йөрибез. Быел юл ясалырмы икән?
Ева ВАСИЛЬЕВА.
Буа шәһәре."
- Әлеге урамны юллы итү быел "2016-2017 елларга шәһәрдә юллар төзү" программасына кертелде. Комаров урамында юлның нигезе яхшы. Яңа юл аның иске өслеген салдырып ясалачак. Быел күбрәк шә-һәрдә социаль билгеләнүдәге оешмалар, балалар бакчалары күп урнашкан урамнарны юллы итәргә тырыштык. Бу эш әлегә дә-вам итә. Быел булмаса, киләсе елда юл салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев