Чәршәмбе көнне предприятиенең чимал кабул итү пунктына беренче олаулар килде.
Бу уңайдан, елдагыча, район, завод җитәкчелеге, дин әһелләре катнашында тантана оештырылды.
Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов, Троица чиркәве протоиерее Иоанн Ткачук чөгендер игүчеләргә, аны эшкәртүчеләргә уңышлар, хәвеф-хәтәрсез хезмәт куюларын, үстерелгәнне баллы ак шикәргә әверелдерүдә югалтуларның мөмкин кадәр азрак булуын теләделәр.
“Буа шикәре” җәмгыяте генераль директоры Андрей Ермоленко әйтүенчә, заводных техник хезмәтчелеге аны яңа сезонга әзерләү өчен җитди эшләр башкарган. Быел 170 миллион сумга якын акча ремонтлауга, шул кадәр сумма инвестиция чараларына тотылган. Барысы да заводны нәтиҗәлерәк эшләтүгә, күбрәк күләмдә шикәр чөгендере эшкәртүгә, сыйфатлырак продукция эшләп чыгаруга һәм завод хезмәткәрләренең, чөгендер үстерүчеләрнең, районның муллыгын үстерүгә юнәлтелгән.
– Бүген безнең озынлыгы 150 көн тирәсе тәшкил иткән “имтихан” башлана. Бу вакыт эчендә без 1 миллион тонна чамасы шикәр чөгендере эшкәртергә, 150 мең тоннадан күбрәк шикәр комы эшләп чыгарырга планлаштырабыз, – ди Андрей Юрьевич.
Беренче тонналар инде кагатларга бушатылды, беренче ак кристаллар да озак көттермәячәк. Завод шул ук көннең икенче яртысында җитештерүне башлап җибәрде.
– Предприятиене сезонга әзерләү зур күләмле эш һәм ремонттан соң тикшерү генә җиһазларның тулысынча әзер булуына инанырга мөмкинлек бирми. Шуңа заводны бүгеннән эшләтеп җибәреп, вак-төяк хилафлыкларны бетереп, 1 сентябрьгә планлы тәүлеклек 7 мең тонна эшкәртүгә чыгу, шул күләм белән сезон буе дәвам итү максатын куябыз, – ди Андрей Юрьевич.
Сүз уңаеннан, районда шикәр чөгендере казуны беренчеләрдән булып “Авангард” агрофирмасы башлап җибәрде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, биредә татлы тамыр1472 гектарның 98ендә казылган. Җир өстенә 5390 тонна тамыразык чыгарылган.
Район буенча шикәр чөгендере барлыгы 8957 гектарда игелгән.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев