Буа студентына М.Шәймиев бүләк җибәргән (+фото)
Аны ветеринария техникумы студенты Наилә Таҗиевага муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тапшырды. Наиләнең "Глаголица" республика әдәбият конкурсына җибәргән "Борынгы Болгарга сәяхәтем" дигән хикәясе Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бик ошаган, шуңа ул студентка махсус бүләк ясаган - Болгар турындагы альбом, Казан Кремле, Болгар шәһәре, Свияжск утравы күренешләре төшерелгән көмеш тәңкәләр җибәргән....
Аны ветеринария техникумы студенты Наилә Таҗиевага муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тапшырды.
Наиләнең "Глаголица" республика әдәбият конкурсына җибәргән "Борынгы Болгарга сәяхәтем" дигән хикәясе Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бик ошаган, шуңа ул студентка махсус бүләк ясаган - Болгар турындагы альбом, Казан Кремле, Болгар шәһәре, Свияжск утравы күренешләре төшерелгән көмеш тәңкәләр җибәргән.
- Шулкадәр шатландым, көтмәдем иде. "Наилә сеңлем! Сезгә тормышта уңышлар, иҗади шатлыклар теләп," дип үз куллары язган альбомы минем өчен иң кадерле бүләк, югалтмыйча саклаячакмын, - ди Наилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев