Байрак
  • Рус Тат
  • Буа сукырлар җәмгыяте республикада иң активы. Моны нәрсә дәлилли? (+фото)

    Бүген Буа сукырлар җәмгыяте оешмасы чираттагы еллык эшчәнлеге турында  әгъзалары каршында отчет тотты.

     

    Җәмгыять ел дәвамында дистәләгән мөрәҗәгать кабул итеп, аларның барысын да уңай хәл итү өчен ярдәм күрсәткән. Аның карамагында 200дән күбрәк әгъза исәпләнә. Моннан тыш, җәмгыять тырышлыгы белән шәһәрдән Марат Җамалетдинов Мәскәү өлкәсендә умартачыга укып кайткан. Карлы авылыннан Галиевлар гаиләсе Казанда узган Яшьләр форумында катнашкан.

    Бу көнне дә җәмгыять җитәкчесе Руминә Хәбибуллина тырышлыгы белән килүчеләрнең  берсе дә игътибарсыз калмады. Аларга  чәй өстәле әзерләнде, бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: