Байрак
  • Рус Тат
  • Буа театры артисты Илфир Солтановны котларга була!

    Кичә, 27 мартта, Камал театрында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тантана-2019" театр премияләрен тапшыру церемониясе булып узды.

    Буа драма театрының әйдәп баручы актеры Илфир Солтанов Ркаил Зәйдулланың "Абага" спектаклендә машина йөртүче, Әлбир карт һәм мулла рольләрен башкарган өчен «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады. Илфир Солтановны күпсанлы тамашачылар исеменнән уңышлары белән котлыйбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: