Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа театры фестивале: Иран театрыннан хыянәт, башкортлардан - ачлык фаҗигасе. Татардан - абага һәм мәхәббәт

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА Фото: Рамил Гали Татарстанның алты районы сәхнәсен колачлаган һәм киләчәктә Буаның гына түгел, Татарстанның театраль бренды булырга исәп тоткан «Буа: диалог киңлегендә» халыкара милли театр фестивале өченче тапкыр үткәрелде. «Татар-информ» хәбәрчеләре фестиваль спектакльләрен карап, кунаклар белән аралашып кайтты.

Татарстанга кайчан да булса ислам дәүләте спектакле килгәнен белмим. Буа театр фестивале ислам кануннары буенча куелган һәм уйнала торган спектакль күрсәтте. Тегеран шәһәреннән килгән Forough theater group Иран театры фестивальгә Әкбәр Садыгиның «Аллаһ кешегә ике йөрәк бирмәгән» спектаклен алып килгән. Әсәр ир-атның хыянәтен яшерергә тырышуы, хатыны һәм сөяркәсе арасында бәргәләнүе турында. Финалда әлеге ике ханым очраша...

Иран Ислам республикасы театрында хатын-кызлар сәхнәгә дини кануннарга туры килгән киемнәрдән, башларына яулык ябып чыгалар. Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә кагылмый. Әлеге чикләүләр спектакльнең тәэсирен киметми. Артистлар Иранда спектакльләрнең дини кануннарга хөрмәт белән күрсәтелеп куелуын искәртәләр. 

Тик фестиваль спектакльләре турында фикер әйтү өчен махсус чакырылган театр тәнкыйтьчеләре генә спектакльдән соң фикер алышу ясамадылар. «Безнең сүзләребез аларны кимсетмәсме? » дигән сорау да туды хәтта.

Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры казах драматургы Олжас Жанайдаровның «Джут» пьесасы буенча моннан берничә ел элек куйган спектаклен алып килгән иде. Казахстандагы ачлык вакыты белән бүгенге көнгә параллель үткәреп язылган һәм куелган әсәр. Татар театрының Идел буендагы ачлык турында әсәр куйганы юк әле. Казах драматургы ачлык турында хакыйкый әсәр язган, башкорт театры аны сәхнәләштергән. Режиссеры – Айрат Абушахманов.

Башкорт әсәре буенча фикер алышулар бер нәрсәне ачык күрсәтте: Мәскәү өлгесе төрки халыклар театрларын бәяләп бетерә алмый икән. Һәр спектакльдән соң үз фикерләрен әйтергә тиешле Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килгән театр тәнкыйтьчеләре өчен төрки халыклар менталитеты ят.

Мөгаен, киләчәктә Буада театр фестивален оештыручыларга башка театр системалары белән эшли алган киңрәк карашлы тәнкыйтьчеләр кирәк булыр.

Болары – фестивальнең алгы ягы. Инде кухнясына үтәбез. Гафу, ашау турында сүз бармый. Раил Садриев театр фестиваленең «кухнясы» белән таныштыра.

Фестивальгә нинди спектакль эләгә һәм аларны кем сайлый?

Фестиваль кем хисабына үткәрелә?

Спектакльләрне кем карый?

20 мең кешесе булган Буа шәһәре дөньяның төрле почмакларыннан килгән коллективларны һәм фестиваль кунакларын нәрсә белән кызыксындыра ала?

Раил Садриев фикеренчә, сигезенче фестиваль хаталардан арынып, тәҗрибәгә таянып эшли башлаган нормаль фестиваль булачак.

Ни өчен Буа театр фестивалендә быел Татарстан театрлары бик аз?

- Театр фестивален театр тәнкыйтьчеләре Нияз Игъламов, Александр Вислов белән эшлибез. Мин үзем генә фестиваль эшләгән кеше түгел. Әлбәттә, бөтен оештыру эшләре минем өстә ята. Әмма алар киңәше бик кирәк. Килгән гаризаларны мин карап чыгам, әмма сайлау эшенә тыгылмыйм. 

Әмма «татарныкы – үзебезнеке» дигән әйбер күңелдә утыра - кертәсе килә. Мине Татарстан театрлары директорлары гаепли. Чөнки күбесе безнең фестивальгә эләкмәде. Үткәрмәделәр чөнки. Без әле Нияз Игъламов белән аларны барыбер алырга тырыштык. Нияз ул - Татарстан театрларының адвокаты. Бөтен театр директорлары минем дә дуслар. 

Ярый әле Александр Вислов бар. Ул: «Әгәр сез нормаль фестиваль ясыйсыгыз килсә, сайлау гадел булырга тиеш, ә блат буенча, монысы дус, тегесе бу, монысы теге дип сайлыйсы түгел», дип безгә каршы төшә. Театрлар бит бөтен дөньядан килә һәм алар яхшы әйбер китерәләр, без дә алар дәрәҗәсендәге спектакль тәкъдим итәргә тиеш. Әлбәттә, үз фестивалебез булгач, үз спектакльләребезне күрсәтү мөмкинлеге бар. 

Татарча «Брак»ны («Женитьба»), русча «Благодать»не, татарча «Абага»ны (Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча куелган. Авт.) фестивальдә уйнадык. Театр тәнкыйтьчеләре «Абага»га зур бәя бирделәр.

 

Фестиваль Татарстан акчасына үткәрелә, әмма федераль акчаларга өметләнә

«Буа: диалог киңлегендә» халыкара милли театр фестивале быел Татарстан бюджетына үткәрелде.

 

  • Татарстанда үтә торган фестивальләр, нигездә, республика акчасына үткәрелә. Әйтик, зур тарихлы затлы фестивальләр – Шаляпин һәм Нуриев фестивальләре дә, «Белая сирень» кебек музыкаль фестивальләр дә. Бары тик театр фестивальләре һәм форумнары гына азмы-күпме федераль ярдәм алырга омтыла.

 

- Беренче елны бюджетсыз үткәрдек, былтыр да акчалар соң килде. Быел без теләгәнчә үк булмаса да, бюджет вакытында килде - Татарстан Президентына рәхмәт. Федераль акчаларга да өметләнгән идек - Мәскәү юлын күпме таптаганымны үзем генә беләм. 

Әмма перспективада Россия акчалары булачак. Чөнки биредә бит дөньяның милли театрлары җыела, шул исәптән Россиянекеләр дә. Эшли-эшли тәҗрибә туплана башлады инде. Әйтик, бюджетын төгәл саный аласың. Без аны болай да саныйбыз инде санавын, ләкин соңыннан теге әйбергә каралмаган, монысына бирелмәгәнлеге ачыклана. Тегесе нинди статья буенча үтә, монысы ничегрәк санала – эшли-эшли бөтенесен беләсең. 

Дәүләт ул үзенең биргән акчасын кайгырта: һәр фестивальдән соң тикшереп китәләр. «Кече шәһәр театрлары» федераль проекты белән Минзәлә, Әтнә, Буа кебек театрларга зур акчалар килеп керде. Безнең андый акчалар белән беркайчан да эшләгән юк иде. Алар тагын да биреләчәк. Без федераль казна белән эшләргә дә өйрәнмәгән. Әле киләчәктә валюта счетлары да ачасы булыр. 

Фестиваль дип әйтү генә кызык. Ул Безруков һәм Гальцев белән фотога төшү генә түгел. Шул фотоларга карасаң, әлбәттә, фестиваль бик әйбәт. Барысы да Садриевның үз бизнесы, акчасы күп дип уйлыйлар. Әйе, мин театрга бизнестан килдем. Теләсә кайсы театр директорын бастырып сорагыз – театрда кайда акча эшләп булсын?! Театр нинди бизнес булсын?! Театрларда эшләнгән бөтен акчаның 83 проценты Мәскәү белән Питер театрларына туры килә. Калганы – регионнарга. 

Бүгенге көндә Казан уртасында утырып торса да, Камал театры да акча эшли алмый, чөнки чыгымнары күп. Театр акча эшләү турында уйларга тиеш түгел. Ул прачечная түгел хезмәт күрсәтергә. Новгородта дәүләт театрлары җитәкчеләре белән булган очрашуда «Татарстан кебек акчаны тиз үзләштерә алган һәм бөтенесенә документлары әзер булган регион юк» диделәр. Акчаны вакытында һәм тиз үзләштерергә кирәк. Әлбәттә, гаеп табарга була. Президенттан да, главадан да, Раил Садриевтан да...

Монолог ахырында бераз фәлсәфә

- Эшләмәгән кешедән генә бернәрсә дә табып булмый. Андый кеше бөтенесен сүгә генә. Йокысыннан торгач, һава торышын сүгә, аннары хөкүмәтне сүгә. Хатынны сүгә, кайгыдан эчә, кич исерек була. Яһүд халкы уйлап тапкан неваляшка кебек булырга кирәк: сугып егалар – торып утырасың. Ә безгә язмыш бер китереп тарта... башта туган телгә... ә без сүгеп тик утырабыз. Торып басарга уйламыйбыз да.

Кунакларга нәрсә тәкъдим ителәме? Буа энергетикасы белән Тәтеш балыгы

Театр фестивален башлап җибәргәндә Раил Садриев бик тырышып бренд эзләгән иде, җир астында яткан галәмәт зур метеоритны да бренд итү турында хыялланды. Әмма әлеге метеоритны өйрәнүче юк, Раил аны үзе казый алмый. Мондый очракта нишлибез? Проблеманың башка чишелешләрен эзлибез. Шулай итеп, бүгенге Буаның бренды музейлар да, җир астында яткан метеорит та түгел, ә кунакчыллык. Һәм атмосфера.

- Безнең ашату инде татарча. Килгән кешеләрнең Буаның чисталыгына ис-акыллары китә, бездә иске йортлар да чиста һәм җыйнак булып тора. Барысы да атмосфера әйбәт, энергетика әйбәт диләр. Кунаклар өчен бөтен уңайлыклары булган унлап кунакханә бар. Ресторан-кунакханә хуҗалары «Бездә ашатыгыз, бездә яшәтегез», дип киләләр. Фестиваль кунаклары Тәтешне бик яраталар. Музейлары да шәп, Идел буенда булуы да ошый. Алар балыктан ясалган борынгы ризыкларын пешерәләр. Шуңа фестивальнең ябылышы да Тәтештә.

 

Фестиваль спектакльләрен кемнәр карый?

 

Фестиваль тамашачысы проблемасы Казанда да актуаль. Казан халыкара мөселман киносы фестивале фильмнары да тулы залларга күрсәтелми.

- Театрга кеше йөрми диләр. Театрга, гомумән, 4-5 процент кеше йөри. Россия музыкасын тыңлаучылар - 2 процент. Театр билетларын район сатып алды.

Санап карыйк. Буа театр фестивале алты районны колачлады: Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа. Әлеге алты районда 134 мең кеше яши. аның дүрт-биш проценты 5000-6000 тамашачы дигән сүз. Программада кырыклап спектакль. Аны зал тутырып 10-12 мең кеше карый ала дигән сүз. Залның яртысында килгән коллективлар үзләре булса, икенче яртысында – җирле тамашачы. Димәк, барысы да уйланылган. 

Ә заллар буш түгел. Без килгән көнне саха спектаклендә азрак буш урыннар бар иде. Әмма ул шул көнне көндез спектакль күрсәткән башкорт спектакле артистлары өчен калдырылган иде. Коллектив үз спектаклен күрсәткәч, юлга кузгалган. Башка спектакльләр тулы залларга уйналды.

Раил Садриев Буа театр фестивален массаларда популярлаштыру максатыннан Россия йолдызларын китерә. Быел – Юрий Гальцев, былтыр – Сергей Безруков. Фестиваль ачылышында эстраданы җәлеп итүе дә шул максаттан.

Кунаклар таралгач...

- Иң кыены фестиваль бетеп, кунаклар таралгач башлана. Коллектив белән утырып сөйләшәсең, бөтенесенә рәхмәт әйтәсең. Өйгә кайтып керәсең... сине хатын да юата алмый, коллектив та. Бушлык кала. Тагын ничек кеше җыярга икән дип уйлый башлыйм. Минем тормыш кешеләр белән бара. Мин кешеләр белән байыйм. Булганын төяп җибәрәм. «Нигә бөтен булганын бирәсең?» диләр. Биргән кешегә унлата, меңләтә керә ул. 

Мин миллионерларны беләм, Татарстан олигархларын беләм – аларның ярты акчалары Германиядә дәваланырга китә. Балаларын, хатыннарын, үзләрен дәвалыйлар. Алар авыру, алар рухи фәкыйрь. Рухи фәкыйрьлек тән авыруы тудыра. Акчалары шунда китә. Минем, Аллага шөкер, үземә дә, кешегә дә бар.

 

Буада тагын ниләр булачак?

- Миңа шигъри фестиваль ясау идеясен бирделәр - театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский идеясе. Бу татар әдәбиятыннан башлап, гомумән, әдәби фестиваль булачак. Чөнки татар әдәбиятын популярлаштырырга кирәк. Әле аның концепциясе уйланыла. Бер көнне Тукай шигърияте булыр, икенче көнне балалар шигърияте, өченче көнне, бәлки, рус әдәбияты. Бүгенге көндә татар теленең аяныч ситуациясендә, татар халкының үсеш стратегиясенең бер тармагы буларак, бу фестивальне әһәмиятле дип саныйм.

 

- Россиянең иң яхшы театрларының директорларын җыеп түгәрәк өстәл үткәрәсе бар, театраль лаборатория үткәрәсе бар, спектакльләр чыгарасы бар.

 

- «Буа талиясе» театр лабораториясен быел өченче тапкыр үткәрәчәкбез. Чөнки шундый лабораторияләр артистларны үстерә. Әлеге лабораторияләрне оештыручы Олег Лоевский: «Эскизларның спектакльгә уңышлы әйләнү тәҗрибәсе сездә генә бар», диде. (Әлеге лаборатория эскизы булып башланган, соңрак спектакль итеп үстерелгән «Концлагерьчылар» спектакле «Алтын битлек» театр премиясенең лонг битенә кертелде. Авт.).

 

Буа театр фестиваленең офф-программасы буларак, ун халык театры үз спектакльләрен күрсәтте. Раил Садриев үзенең халык театрыннан чыккан кеше булуын ассызыклап җыя бу театрларны. Алга таба халык театрлары «Буа: диалог киңлегендә» театр фестиваленең юлдаш фестивале булып китәргә мөмкин.

 

Эпилог

- Мин бик кызып китә торган кеше. Читтән карап торган кешеләр бу дурак белән ничек эшлиләр дип уйлыйлардыр. Мин андый чакта «Дөньяны дураклар үзгәртә», дип әйтәм. Әле ярый кечкенә генә Буада зур эшләр башкару өчен безнең кебек дураклар бар. Кечкенә генә Буада зур эшләр башкарылырга тора... 

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/madaniyat/bua-teatry-festivale-iran-teatrynnan-khyyan-t-bashkortlardan-achlyk-fa-igase-tatardan-abaga-m-m-kh-b/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X