Байрак
  • Рус Тат
  • Буа театры артистлары Самара сәхнәсен "дер" селкетте (+фото)

    Үткән шимбәдә Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында Буа дәүләт сатира театры тамашасын караучы самаралылар Тукай шигырендәгечә уй-хисләр кичерде. Театр "Килә ява, килә ява" комедиясен алып килергә тиеш иде, әмма билетлар аз сатылганлыктан самаралыларга концерт программасы тәкъдим ителде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да бит бер шигырендә: "... Театр көлдерәдер, уйнатадыр,...

    Үткән шимбәдә Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында Буа дәүләт сатира театры тамашасын караучы самаралылар Тукай шигырендәгечә уй-хисләр кичерде. Театр "Килә ява, килә ява" комедиясен алып килергә тиеш иде, әмма билетлар аз сатылганлыктан самаралыларга концерт программасы тәкъдим ителде.

    Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да бит бер шигырендә:
    "... Театр көлдерәдер,
    уйнатадыр,
    Тагы үткән гомерне
    уйлатадыр.
    Күрерсең анда үз хәлең,
    көләрсең,
    Көләрлек булса, булмаса -
    еларсың..." дип язган.

    "Әлегә "разведкага" килдек, ошаса, икенче елга спектакль күрсәтербез. Бүген дә ике сәгать вакытның үткәнен сизмәссез дә", - дип вәгъдә итте тамашачыларга театрның җитәкчесе Раил Садриев. Һәм сүзендә торды. Буалылар тормыштагы тискәре күренешләр, мәзәк хәлләр турында тамаша күрсәтеп, рәхәтләнеп көлдерде дә, тирән уйга да күмдерде.

    Бу кичәдә хәйләкәр хатын-кызларга да, ирләргә дә "эләкте". Таралып баручы авылларда бүген тормышны күбрәк хатын-кыз алып бара, ир-атлар чит җирләргә барып, акча эшләргә мәҗбүр. "Эш юк" дип, эчүгә салышканнары да шактый. Артист Илнур Шәйхетдинов сәхнәдә нәкъ шундый ир-атны күрсәтте дә инде. Аракы эчү әле бер дә яхшыга китергәне юк, әнә бу ир дә исерек килеш төрле көлке хәлләргә эләгә, гаилә тормышы да искитәрлек түгел икән.

    Пычрак киемнәрдән чайкалып басып торучы, телен көч-хәл белән әйләндереп сөйләшкән исерек кеше үзе дә бары тик кызгану хисе генә тудыра. Аның киләчәге дә юк сыман. Бу номерны караганда залда утыручы яшьләр кирәк нәтиҗә ясаганнардыр, дип уйлыйсы килә.
    Артист Римма Хәмидуллинаның чыгышы да сокланырлык. Ул үзенең геройлары аша гади авыл хатын-кызы язмышын да, халык яшәешен дә бик оста күрсәтә алды, бүгенге мәгарифне дә сүгеп ташлады. Аның беренче герое - Хәдичә элек колхозның алдынгы сыер савучысы булган, ә колхоз таралып, эшсез калгач, шәһәрдә сөт сата. "Ике фләг сөтемне кире китерделәр: су салганмын, сөт салырга онытканмын", - дип көлдерде хатын. Бүген җитештерүчеләр дә, кибетчеләр дә безне еш кына шулай алдый бит.

    Якты йөзле, үпкә-ачусыз Хәдичәне хатын-кыз бәхете генә читләп үтә, 40 яшендә ул әле кияүгә чыкмаган "әз генә тотылган кыз" булуына зарлана. Кемгә кияүгә чыксын соң ул?! Авылда - эчүгә сабышкан ирләр, шәһәрдәгеләргә таза гәүдәле, гади авыл хатыны кирәкми, аларга Барби курчагына охшаган сылукайларны бир! Хәдичә дә моны аңлый бугай, шул ирләргә ярарга тырышып, фәхишә төсле киенгән бит, бичара! Бүгенге заманда гадилеге, беркатлылыгы белән болай да сәер күренгән хатын безнең алда тагы да көлке төстә килеп баса.

    Ә Римма ханымның икенче герое - мәктәптә идән юучы апа балаларга дәресләр бирә. Укытучыларның моңа вакыты юк: план язалар, ниндидер кәгазьләр тутыралар, квалификацияләрен күтәрүгә әзерләнәләр. Ә нишләсеннәр - мәгариф министрлыгы шулай эшләргә мәҗбүр итә! Бу хәлләрне күреп: "Мескен укытучылар балаларга белем би¬рергә кайчан элгерәләр икән?!" - дип хәйран калабыз.

    Бу кичтә Раил Садриев башкаруында "Берлинны кем алган?" дип аталган монолог та бүгенге мәгариф системасыннан көлү бит. Тарих укытучысының бу соравына укучы гына: "Белмим, ну точно мин түгел", - дигән җавап бирсә ярый, әле мәктәп директоры, укыту эшләре буенча аның урынбасары, хәтта районо вәкиле дә сүз нәрсә турында барганын белми. Бәлки, түрәләребезгә мәгариф өлкәсендә берсеннән берсе мәгънәсез кануннар чыгарганчы, укытучыларны юк-бар язу эшләреннән арындырып, балаларга сыйфатлы белем бирергә вакыт күбрәк калдырырга кирәктер?! Югыйсә, дөрестән дә, балаларыбызны идән юучы апалар укыта башлаячак.

    Раил Садриев турында сүз китте икән, аның чыгышы бу кичәнең йөзек кашы булуын да әйтергә кирәктер. Ул инде күпләргә таныш мәзәкләрне дә үзенә генә хас тавыш, интонация белән укып, иске ашны яңа соус белән төрләндергән кебек, бөтенләй яңача сөйләп, тамашачыны рәхәтләнеп көлдерде. Ә аның ничек итеп шигырь укыганын ишетсәгез икән сез! Халык шагыйре Фәнис ага Яруллинның тормыш, үлем турында уйлануларга багышланган, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге премиясе лауреаты Илдус Гыйлаҗевнең "Татар кирәк", Арчада яшәүче Гөләра Шәрипова язган "Тормыш сәгате" шигырьләрен яттан сөйләгәндә залда "шылт" иткән тавыш та ишетелмәде. Аларны тыңлаганда күңелләре каткан кешеләр дә тирә-юньгә башкача карый башлаганнардыр, мөгаен.

    Театр җитәкчесе үзе белән талантлы җырчыларны да алып килгән иде. Яшь автор-башкаручы Ирек Хәйретдиновның "Кирәк түгел" һәм "Килмә димә" җырларын тамашачылар кайнар алкышларга күмде. Татар эстрадасының яңа йолдызы Илфир Солтанов башкаруында "Сине көтәм", "Очар кошлар" җырлары, аеруча башкарган әсәрләренең авторларын игълан итүе тамашачыларның күңелләренә хуш килде.

    Раил Садриев алдан вәгъдә иткәнчә ике сәгать вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Буа дәүләт сатира театры самаралыларның күңеллә¬рен¬дә тирән эз калдырып, аларның мәхәббәтен яулады. Киләсе елда артистларны инде тулы залда, кочак-кочак чә¬чәк бәйләмнәре белән каршы алырбыз, дип ышанасы килә.

    Алия АРСЛАНОВА
    Бердәмлек

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: