Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа тележурналисты актер да, режиссер да (ВИДЕО)

Коллегабыз Рөстәм Әхмәдуллин "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясенә эшкә килгәнче Тәтеш мәдәният йортында үзен режиссер буларак сынап карый. Ул драматург Алексей Арбузовның "Минем мескен Марат" пьесасын сәхнәгә куя һәм төп рольләрнең берсендә үзе дә уйный, өстәвенә декорациясен дә уйлап таба. Ул әлеге иҗат җимешен "Идел-йорт" дип аталган театр коллективларының регионара фестиваль-конкурс кысаларында...

Коллегабыз Рөстәм Әхмәдуллин "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясенә эшкә килгәнче Тәтеш мәдәният йортында үзен режиссер буларак сынап карый. Ул драматург Алексей Арбузовның "Минем мескен Марат" пьесасын сәхнәгә куя һәм төп рольләрнең берсендә үзе дә уйный, өстәвенә декорациясен дә уйлап таба. Ул әлеге иҗат җимешен "Идел-йорт" дип аталган театр коллективларының регионара фестиваль-конкурс кысаларында халыккка тәкъдим итә. Тамашачы да, жюри әгъзалары да (составында Буа драма театры вәкилләре дә була) спектакльне җылы кабул итәләр һәм Рөстәмнең дебют премьерасы зур аншлаг белән уза. Моның өчен аңа Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырыла. Киләчәктә дә сиңа уңышлар телибез, коллега!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев