Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа туган көнендә – беренче экскурсия (фоторепортаж)

Аны Мәдәни үсеш үзәге эшләгән, методик ярдәмне туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, аерым алганда, директор Люция Әхмәтҗанова, фәнни хезмәткәр Альберт Гарипов күрсәткән. "Буа шәһәренең архитектура һәйкәлләре буенча экскурсиясе" дип исемләнгән 1 номерлы маршрут үз эченә нигездә XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында төзелгән 13 архитектура һәйкәлен үз эченә ала....

Аны Мәдәни үсеш үзәге эшләгән, методик ярдәмне туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, аерым алганда, директор Люция Әхмәтҗанова, фәнни хезмәткәр Альберт Гарипов күрсәткән. "Буа шәһәренең архитектура һәйкәлләре буенча экскурсиясе" дип исемләнгән 1 номерлы маршрут үз эченә нигездә XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында төзелгән 13 архитектура һәйкәлен үз эченә ала. Экскурсия Фәрит Садриев иҗат иткән "Икмәк- тиңсез хикмәт" монументаль композициясеннән башланып, туган якны өйрәнү музеенда төгәлләнә. Ул ике сәгатькә исәпләнгән. Экскурсоводы - Мәдәни үсеш үзәге методисты Гөлнара Хәйбуллова. Беренче экскурсия бүген медицина училищесының төрле районнардан, регионнардан килеп укучы беренче курс студентлары өчен булды. Аларга барысы да ошады. Мәдәни үсеш үзәге директоры Мөдәррис Гайфуллин әйтүенчә, 1 номерлы маршрут аларның грант эше. Киләчәктә алар аны туристик маршрут итеп үстерергә, маршрутларны тагын да ишәйтергә хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев