Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа турында яңа җыр. Аны башкаручы егет кем ул?

Социаль челтәрләрендә “Буа – туган ягым” дигән яңа җыр пәйда булды.


Кыска гына вакыт эчендә халык җырны яратып өлгерде. Аны кем башкара, Буа җырның тарихы ничегрәк, җырчыга берничә сорау бирдек.
-Виктор, үзегез белән таныштырыгыз әле.
-Мин тумышым белән Яр-Чаллыдан. Ә тамырларым Зәйдән. Башта сәхнәгә әти Виталий Агапов белән  бергә чыктым. Менә хәзер үз исемемне ясарга омтылам. Җырларга яратам.
-Кызык, ә Буа турында җыр тарихы ничегрәк?
-Буа белән мине хәрби хезмәт елларындагы иптәшләрем бәйли. Армиядә булганда Татарстан егетләренең хәрби хезмәт итүе турында беренче җырымны яздым. Аннан Буа районы Ташкичү авылы егете Руслан Шәрәпов белән бер частьтә хезмәт иттек. Без Русланның туган ягы турында җыр яздык. Ул сүзләрен, мин музыкасын. Мине дусларым гел поддержать итә. Алар "Буа - туган ягым" дигән җырны бар да ошатты. Мин үзем дә бу җырны яратып җырлыйм. Буада хәзер дусларым һәм Буа турында яратып җырлый торган җырым бар. Хөрмәтле буалылар! Җырым сезгә дә ошар, дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев