Буа “участковыйлары”на Татарстан Премьер-министры автомобильләр тапшырды (+фото, видео)
Кичә республика ЮХИДИ идарәсе каршындагы мәйданда Су төрләре дөнья чемпионаты алдыннан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, аның урынбасары Дамир Динниулов 58 хезмәт автомобилен участковыйларга, 14ен патруль-пост хезмәткәрләренә тапшырдылар. Буа районы эчке эшләр бүлегенә дә икесе бирелде - участковыйлар Марсель Шәрәпов һәм Илнур Гайнетдинов яңа...
Кичә республика ЮХИДИ идарәсе каршындагы мәйданда Су төрләре дөнья чемпионаты алдыннан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, аның урынбасары Дамир Динниулов 58 хезмәт автомобилен участковыйларга, 14ен патруль-пост хезмәткәрләренә тапшырдылар. Буа районы эчке эшләр бүлегенә дә икесе бирелде - участковыйлар Марсель Шәрәпов һәм Илнур Гайнетдинов яңа "Нива"лы булдылар.
Әлеге автомобильләр "2014-2020 елларда җинаятьчелеккә каршы тору һәм җәмәгатьчелек тәртибен тәэмин итү" республика программасы нигезендә бирелде. Киләчәктә әлеге автомобильләр махсус техника белән җиһазландырылачак: видеотеркәү һәм навигация системасы куелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев