Байрак
  • Рус Тат
  • Буа урамнарын 11 техника кардан чистартачак

    Районда әле беренче кар бертекләре генә очса да, "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" җәмгыяте эшчеләре инде техниканы әзерләделәр дә. Баш инженер Илнур Мөстәкыймов белдерүенчә, өстәмә 4-5 данә техника кайтарылырга тиеш. Автопарк тулыланса, хәтта зур кар да куркыныч түгел икән. -Иң "үзәккә" үткәне - ул шәһәр урамнарындагы тротуарларны чистарту. Бу мәсьәлә буенча...

    Районда әле беренче кар бертекләре генә очса да, "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" җәмгыяте эшчеләре инде техниканы әзерләделәр дә. Баш инженер Илнур Мөстәкыймов белдерүенчә, өстәмә 4-5 данә техника кайтарылырга тиеш. Автопарк тулыланса, хәтта зур кар да куркыныч түгел икән.

    -Иң "үзәккә" үткәне - ул шәһәр урамнарындагы тротуарларны чистарту. Бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барыла, - диде ул безгә.

    Шунысы билгеле: быелгы кыш кар күп яуган көннәрдә чистарту бригадасы өч сменада эшләячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: