Буа урамына берьюлы биш инспектор чыкты
Кичә район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары шәһәрнең “АБВГДЕЙКа” балалар бакчасы каршында “Бала – төп пассажир!” профилактик операциясе уздырдылар.
Аның барышында балаларны автомобильдә автоутыргыч белән йөртү-йөртмәү очрагын тикшерделәр. Бер сәгатьлек рейд барышында кагыйдә бозучылар ачыкланмады. Рейд барышында инспекторлар туктаткан йөртүчеләргә юлларда сак булырга өндәүче буклетлар, ут кайтаргыч элементлар өләштеләр.
Сүз уңаеннан, быел районда балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булды. Узган айда яшүсмерләр скутер белән ДТП ясаганнар иде, узган атнада автоледи 10 яшьлек велосипедчы малайны бәрдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев