Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа ветеринария техникумы һәм медицина училищесы студентлары - сәхнәдә (фоторепортаж)

Буа ветеринария техникумында республика колледжларында, училище-техникумнарында белем алучылар арасында "Без бәхетле буын-2016" фестиваленең беренче зона этабы узды. Өченче тапкыр үткәрелүче иҗат бәйгесе быел һөнәри-техник белем бирүнең 75 еллыгына багышлана. Анда җыелган Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы һәм дәүләт гражданнар сагы колледжы, Арча агропромышленность һөнәр колледжы, Г. Тукай исемендә-ге Арча педагогия колледжы,...

Буа ветеринария техникумында республика колледжларында, училище-техникумнарында белем алучылар арасында "Без бәхетле буын-2016" фестиваленең беренче зона этабы узды. Өченче тапкыр үткәрелүче иҗат бәйгесе быел һөнәри-техник белем бирүнең 75 еллыгына багышлана.
Анда җыелган Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы һәм дәүләт гражданнар сагы колледжы, Арча агропромышленность һөнәр колледжы, Г. Тукай исемендә-ге Арча педагогия колледжы, Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Апас аграр колледжы, Яшел Үзән механика колледжы, Чүпрәле тармак технологияләре техникумы, Буа ветеринария техникумы һәм медицина училищесы студентларын беренче булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима сәламләде.
- Сез, бүгенге студентлар, иртәгә уку йортын тәмамлап, республика җитештерүенә киләчәк кешеләр. Ә фестиваль сезнең визит карточкагыз, үзегезне ачарга мөмкинлек бирүче һәм аралашу бәхете бүләк итүче чара ул. Чыгышларыгызны исә йолдызлы жюри бәяләячәк. Алар да кичәге студентлар, яшьләре буенча сездән күпкә өл-кән түгелләр, әмма иҗатта югары уңышларга иреш-кәннәр, төрле конкурсларда республика гына түгел, илебез данын да яклыйлар. Сезгә дә шундый уңышлар телибез. Буа техникумы коллективына җы-лы каршылаулары, оештырулары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде ул. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов техникумның үзе әзерләгән кадрлар белән дан тотуын, аны тә-мамлаучыларның алган һөнәрләренең осталары гына түгел, ә фән докторлары, профессорлар булып җитешүләрен, төрле югары уку йортларында белем бирүләрен ассызыклады. Студентларның ки-ләчәктә "WorldSkills" конкурсында катнашып, үз осталыкларын күрсәтүләрен, эшче һөнәрләрнең дәрә-җәсен үстерүләрен теләде. Үзенең хезмәт эшчәнлеген һөнәр училищесыннан башлавын, моннан 31 ел элек Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган концерт әзерләүләрен дә искә төшерде.
Фестивальдә катнашучыларга күп конкурсларда җи-ңүләр яулаган Рамилә Мөхәммәтҗанова, техникум чыгарылышы Айдар Латыйпов җырларын бүләк иттеләр. Ә мәртәбәле жюри каршында концерт прогаммасы белән чыгыш ясауны техникум студентлары башлады. Аларның җырлы-биюле театральләштерелгән тамашасы авылга эшкә ветеринария табибы кайтуы, яшь белгечнең моңа кадәр килгәннәрдән аермалы буларак, анда төпләнеп калуы турында иде. Шул сюжет эчендә Камилла Мусина, "Буа егетләре" ансамбле башкаруында җырлар, Валерия Терещина укуында шигырь яңгырады, "Антре" коллективы биюләрен күрсәтте, техникумда укытылучы һөнәрләр турында "Мода театры" һәм "Шәүлә театры" сөйләде. Медицина училищесы студентлары үз чыгышларын сугыш тематикасына багышлады.
Конкурс шартлары буенча 20-25 минутлык программада вокал, хореография, театр, оригиналь жанр номерлары булырга тиеш. Арт-профи һәм һөнәри-техник белем бирүгә багышланган күргәзмә юнәлешләре аерым бәяләнә-чәк. Күргәзмәгә килгәндә, ул техникумның беренче катында урын алган иде. Аңа һәр уку йорты шулай ук җаваплы караган.
Җиңүчеләрне жюри соңрак атаячак. 8 апрельдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә булачак гала-концерка кадәр тагын җиде зона этабы үтәргә тиеш. Быел барлыгы 80 уку йортыннан катнашуга гариза алынган. Буалыларга анда узуларын һәм җиңү яулауларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев