Байрак
  • Рус Тат
  • Буа ветеринария техникумы студентлары Мәскәүдә бүләкләнде

    Ветеринария техникумының "Ветеринария" бүлекчәсе студенты Камил Саппаров һәм "Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе" бүлекчәсендә белем алучы Илнур Исмәгыйлев икътисад дисциплиналары укытучысы Алсу Уразаева җитәкчелегендә эшләгән "Җәннәт-кош" ("Рай-птица") бизнес-проектларын Мәскәүдә якладылар һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр. Алар моңа Министрлык тарафыннан аграр уку йортлары студентлары арасында оештырылучы "Яңа эш башлаучы...

    Ветеринария техникумының "Ветеринария" бүлекчәсе студенты Камил Саппаров һәм "Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе" бүлекчәсендә белем алучы Илнур Исмәгыйлев икътисад дисциплиналары укытучысы Алсу Уразаева җитәкчелегендә эшләгән "Җәннәт-кош" ("Рай-птица") бизнес-проектларын Мәскәүдә якладылар һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр.
    Алар моңа Министрлык тарафыннан аграр уку йортлары студентлары арасында оештырылучы "Яңа эш башлаучы фермер" дип исемләнгән интеллектуаль уенда катнашу нәтиҗәсендә ирештеләр. Уенның беренче этабы узган ел ахырында Казан аграр университетында узды. Биредә конкурсантларга бизнес-проектны тәкъдим итү генә түгел , ә бизнес-планлаштыру, менеджмент, министрлык программалы өлкәсендә белемнәрен күрсәтергә дә кирәк иде. Икенче этап Мәскәүдә читтән торып үтте. Анда уенның федераль турына 68 проектның иң яхшылары дип табылган 34е сайлап алынды. Алар арасында буалылар эше дә бар иде. Сүз уңаеннан, "Яңа эш башлаучы фермер" крестьян-фермерлык хуҗалыкларына ярдәм итү максатында министрлык тарафыннан 2013 елдан бирле үткәрелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: