Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа ветеринария техникумында республика аш-су бәйгесе узды (фоторепортаж)

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган әлеге конкурс “Әбием сандыгы” дип аталды. Анда  һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары татар ашларын әзерләүдә осталыкларын  сынадылар.

Республиканың төрле районнарыннан 13 конкурсант 1,5 сәгать эчендә токмач, куллама, кош теле, урама,  гөлбанак әзерләделәр.  Аларны республиканың танылган аш-су остасы, якташыбыз – Татар милли мәдәнияте һәм кухнясы Халыкара ассоциациясе Президенты Резеда Хөсәенова җитәкчелегендәге жюри бәяләде.  Моннан тыш өй эше дә бар иде. Һәр конкурсант “әби сандыгыннан” онытыла башлаган ризыкларны пешереп килеп, аларның рецепты, әзерләү технологиясе белән бүлеште. Күбесе аны милли йолалар белән дә бәйләп, театральләштереп күрсәттеләр. Техникум укучылар, кунаклар матур чыгышларын да бүләк иттеләр.

Барлык нәтиҗәләр буенча беренче урынны Буадан 4 курс студенты Илгизә Төхфәтуллина яулады. Катнашучыларны барысы да билгеләп үтелде – призлы урыннарны алучыларга, төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә Резеда Хөсәенова, муниципаль район, техникум җитәкчелеге әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X