Байрак
  • Рус Тат
  • Буа ветеринарлары әнисез калган керпеләрнең язмышы турында сөйләделәр (+фото)

    Буа ветеринарлары әнисез калган керпеләрнең язмышы турында сөйләделәр


    Җәй башында Буа ветеринария берләшмәсенә Буадан табып алып, яңа туган ике керпе баласын китерүләрен хәбәр иткән идек.  Аларның әниләре автомобиль көпчәге астына эләккән, диделәр. Ветеринар Алия Мусина аларны үзе тәрбияләп үстерәчәкмен дип  алып калган иде. Без бүген керпе балаларының язмышы белән кызыксындык. Алия ике керпенең дә исән булып үсүләрен әйтте. Шушы көннәрдә ул аланы иреккә җибәргән. Аларны күзәтеп тора, һәр көнне  куйган азыкны ашап китәләр, ди.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: